Логотип Идель
Белми калма

САФ ҺАВАДА ФИЛЬМНАР! КАЙДА? КАЙЧАН? (ИСЕМЛЕК)

Ә сез кайчан соңгы тапкыр кино карарга бардыгыз? Мин, мәсәлән,  «Капитан марвел» фильмын аеруча көтеп алдым, титрлардан соң булган  күренешләрне дә карап утырдым, хәтта. Аннан соң дусларым белән шактый озак кына фильм турында бәхәсләштек, һәркем үзенең уй-фикерләрен җиткерде. 

Шунысы сөенечле, җәй көне башкалабызда яхшы фильм карау өчен акча түлисе дә юк. Теләге булган һәркем саф һавада уздырыла торган кино кичәләренә рәхим итә ала. Урыннарын гына белү кирәк.

Башкалабызда ачык һавадагы кинотеатрлар кайда бар? Анда нинди фильмнар карау мөмкин? Бу язмабыз шул хакта.

Иске татар бистәсе




Биредә ачык һавада кинолар гадәттә шимбә көнне күрсәтелә.  Һәр сеанс якынча 21:30 башлана, шулай да бу күп очракта кояш бату вакыты белән бәйле. Кинотеатр җәй буе эшләячәк, тамашачыларга уңайлы булсын өчен оештыручылар махсус урындыклар әзерләп куя. Урын җитмәгәннәр исә йомшак чирәмгә урнаша. Әлеге кинотеатр якынча 400гә якын тамашачыны кабул итә ала.

Моннан тыш Иске татар бистәсендә 22-29 август көннәрендә “татар кино атнасы” узачак. Биредә татар режиссерларының иҗат җимешләрен карап булачак.

В.Аксенов исемендәге сквер – «Киносреда»




Шулай ук, Һәр чәршәмбе көнне “Мир” кинотеатры артында, ягьни В. Аксенов скверындагы җәйге кинотеатрга барырга мөмкин. Төп оештыручы – “Татаркино”. Биредә  рус һәм татар режиссерлары фильмнарын тәкьдим итәләр. Аның максаты – Россия һәм Татарстан киномотографиясен популярлаштыру. Шунысы игътибарга лаек, биредә сеанс башланыр алдыннан еш кына совет фильмнарында яңгыраган жырларны белү-беләмәүгә  төрле конкурслар уздырыла.

“Крылья советов” паркы




Совет фильмнарын яратып карыйсызмы? Димәк, сезгә һичшиксез әлеге паркка килергә кирәк. Биредә “Ретро четверг” циклы кысаларында  совет киномематографы картиналары күрсәтелә. Сеанслар, гадәттә,  20:00 дә башлана.

1 август – «Джентльмены удачи»

8 август – «Белое солнце пустыни»

15 август — «Мы из джаза»

22 август – «Интердевочка»

29 август – «Человек с бульвара Капуцинов»

«МЕГА» сәүдә үзәге


Нәни дусларыбыз турында да онытмадык. Балалар өчен кино мәйданчыгы  МЕГА сәүдә үзәге янында ачылган. Әлеге кинотеатрда балалар өчен әкиятләр,төрле кызыклы вакыйгалар күрсәтелә. Яшүсмерләр өчен дә махсус фильмнар күрсәтеләчәк.

Love Cinema автокинотеатры


Әгәр дә инде кич белән салкында кино карап утырасыгыз килми икән, Патрис Лумумба урамы  47а адресы буенча урнашкан  (Иске аэропорт территориясе) автокинотеатрга рәхим итегез. Биредә тавыш проблемасы шактый кызыклы чишелгән. Сез фильмның тавышын үзегез утырган машинадагы радиоалгыч ярдәмендә көйли аласыз. Керү бәясе -  150 сум.

Парк һәм скверлардан тыш, саф һавада киноны төрле торак комплексларында да карарга мөмкин.  «ART City», «Царево village», «Журавли» һәм «Весна» торак комплекслары әнә шундыйлардан. Менә шундый фильмнар карарга мөмкин:

“Зеленая книга” фильмы

30 июль - «Сокольники» ТК (Спартаковская урамы, 88б номерлы йортның ишегалды).

«Ограбление в ураган» фильмы

1 август – “Царево Village” ТК (Җәлил урамы, 13 нче номерлы  йорт балалар бакчасы арасында)

6 август -  “Весна” ТК (паркта)

8 август -  ART City ТК (бульварда)

22 август -  “Журавли” ТК (Даурская урамы, 48нче һәм 44нче номерлы йортлар арасындагы спорт мәйданчыгы)

27 август -  “Сокольники” ТК (Спартаковская урамы, 88б номерлы йортның ишегалды).

«Мия и белый лев» фильмы

13 август - “Царево Village” ТК .

15 август - “Весна” ТК .

20 август - ART City ТК .

«Один день лета» фильмы

29 август -  «Весна» ТК

3 сентябрь -  ART City ТК

5 сентябрь -  «Царево Village» ТК

«Семь ужинов» фильмы

10 сентябрь -  «Весна» ТК

12 сентябрь - «Царево Village» ТК

Бу мөһим:

Кино күрсәтү вакытлары һава торышына бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин. Кайвакыт сеансның гомумән булмый калуы да бар. Уңайсыз хәл килеп чыкмасын өчен оештыручылар актуаль мәгълүматны күзәтеп барырга киңәш итә. Җәйге кинотеатрлар турында тулырак мәгълүматны сез «Татаркино» һәм «Территория комфорта» аккаунтларында таба аласыз.

Рәзил СӘМИГУЛЛИН


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев