Логотип Идель
Белми калма

САБЫЙ КӨН ДӘ СПОРТ БЕЛӘН ШӨГЫЛЬЛӘНЕРГӘ МӘҖБҮР... ҮЛМӘС ӨЧЕН

8 яшьлек Джейк Велла Мальтада яши. Ике ел элек анда РОХХАД синдромын табалар, әлеге сирәк очрый торган авырулы кешеләр туктаусыз авырлык җыя. Тик Джейкка язмыш олы сынау бирү белән беррәттән, көчле ихтыяр көче белән дә бүләкләгән. Ул һәрдаим диета тота, көн дә меңләгән калорий “яндыра”. 

Тарихта әлеге авыру белән 100 гә якын кеше авырганлыгы билгеле. Мондый кешеләрнең йокы вакытында суламый башлау ихтималы зур. РОХХАД синдромлы кешеләр 10 елдан да артык яшәми. Джейк бу турыда белә, тик бирешергә уйламый да: тәнен азмы-күпме тонуста тоту өчен Олимпиадага әзерләнгән спортчылар кебек спорт белән шөгыльләнә. Атнасына өч тапкыр Мальтаның яшь триатлончылар ассоциациясе белән берлектә тырышса, калган көннәрдә өендә үзе шөгыльәнә. Әнисе Маруска Велла: “Триатлон аңа калорияләрне зур күләмдә “яндырырга” ярдәм итә. Джейк гадәти тормыш рәвеше алып бара: мәктәпкә йөри, барабанда уйный. Шул ук вакытта ул, иммунитеты начар булу сәбәпле, саклык чараларын күрә”, - ди.







Тирә-юнендәге кешеләрнең еш кына әлеге таза спортчы егетне күреп, төрттергән чаклары да була икән, әмма Джейк моңа ачуланмый. Тренеры Мэтт Аццопарди аның турында: “Ул - бик позитив егет, үз максатына ирешү өчен бөтен тырышлыгын куя. Тик аның моның кадәр изаланганын күрү авыр”, - ди.

Джейк турында Мальтаның Хьюго Четкути атлы бер эшмәкәре ишетеп алып, Британиянең танылган абыйлы-энеле триатлончылары Браунлилар белән очраштырырга вәгъдә итә. Джейкка самолетта очарга ярамый, шуңа күрә Четкути спортчыларның үзләрен Мальтага килүне оештырырга тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев