Сабантуй көннәрендә нинди һава торышы көтелә?

Сабантуйга быел зонтик белән чыгарга киңәш итәбез ؘ– кояш кызуыннан качарга кирәк булачак.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе алдагы ике көнгә һава торышына фаразларын җиткерде: республика район һәм шәһәрләрендә явым-төшем көтелми.

Иртәгә, 8 июньдә, алмашынучан болытлы һава торышы хакимлек итәчәк. Яңгыр яумый. Төнлә – +11..+13, көндезге сәгатьләрдә уртача һава температурасы +22..+24 градус җылы булачак. Иң кызу көн – Нурлат, Болгар якларында (+25). Бөгелмә һәм Азнакайда бераз гына сүрәнрәк – +22 градус.

9 июньгә дә һава торышы сизелерлек үзгәрми: төнлә – +6..+11, көндез +22..+27 градус җылы булыр дип фаразлана. Явым-төшем көтелми.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
Иҗат
ТӘҮГЕ ҖЫЛЫ
1231
0
0
Иҗат
БАЛТАЧ РАЙОНЫ БӨРБАШ УРТА МӘКТӘБЕ УКУЧЫЛАРЫННАН ӘКИЯТЛӘР
3838
0
0
Иҗат
ТЕЛЕФОН ИЯСЕ
7560
0
3