Логотип Идель
Белми калма

«САБАНТУЙ» ЖУРНАЛЫНЫҢ 100 ЕЛЛЫГЫНА БАГЫШЛАНГАН КҮРГӘЗМӘ АЧЫЛДЫ

Моннан 100 ел элек 10 октябрь көнне «Сабантуй» журналының беренче саны дөнья күрә. Ул вакытта әле ул «Яшь ленинчы» газетасы дип аталган. Шушы түгәрәк датага багышлап «Татмедиа» бинасының беренче катында «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнгән күргәзмә ачылды.

 

Күргәзмәнең «Сабантуйның 100 йөзе» дип исемләнүе юкка түгел. Ел башыннан бүгенге көнгә кадәр журнал битләрендә шушы исемдәге сәхифә чыгып торды. Ел дәвамында «Сабантуй» журналының үсешенә үз өлешен керткән, монда эшләп киткән 100 шәхес турында сөйләнеп килде. Күргәзмәдә газетаның беренче елларында баш мөхәррир булып эшләгән Шәһит Шаммазов, Ләбиб Гыйльми, Һава Измайлова һәм бүгенге көнгә кадәр эшләгән редакция хезмәткәрләрнең дә сурәтләре, аларның кайсы елларда кем булып эшләүләре, нинди сәхифәләр алып барулары турында да мәгълүмат бирелгән иде.

Чарага «Сабантуй» редакциясендә хезмәт куйган ветераннар, башка журналистлар да чакырылган иде.

 

Кунакларны сәламләүне «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Салимгәрәев башлады. Ул: «Сурәтләр күргәзмәсе – ул бик кызыклы формат. Ул безне журналның тарихына кайтара, тагын да мондый форматта чаралар үткәрергә кирәк», – дип җиткерде.

 

«Без «Яшь ленинчы» газетасында эшләгән дәвер (70-80нче еллар) аның кайнап торган чагы иде, чөнки бик күп язучылар катнашты бу эшчәнлектә. Газета икенче язучылар берлеге кебек булды. Аннан соң ул «Сабантуй» журналына әйләнде. Һәр чорның үз матурлыгы һәм бизәге», – диде язучы Вакыйф Нуриев.

 

Чарага кунак булып килгән язучылар барысы да әлеге басма матбугатның әдипләр өчен киң әдәби мәйдан булып торганын искәртте. Бу аларны күпләп язырга илһамландырып торучы этәргеч тә булган. 

 

Равил Фәйзуллин әйтүенчә, бүгенге «Сабантуй» журналы белән «Яшь ленинчы» газетасы – җир белән күк арасы. Ул вакытта чыккан газетаның сыйфаты түбән булса да, эчтәлеге ягыннан ул күпкә баерак булган, аныңча.

 

Хатирәләр барлангач, котлау сүзләре яңгырагач, Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис, күренекле журналист Роза Туфитуллова һәм «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыков тантаналы рәвештә фотокүргәзмәне ачтылар.

Фотолар: «Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев