Логотип Идель
Белми калма

Саба яшьләре “Серле каләм”не буйсындырды

Татарстанда каләм әһелләренең үз бәйгеләре бар: Матбугат көнендә иң-иңнәр “Бәллүр каләм” белән бүләкләнә, булачак журналистлар өчен иҗатка этәргеч – “Алтын каләм” конкурсы да бар. Ә Саба районында яшь иҗатчыларга юл күрсәтү, эшләренә бәя бирү максатыннан “Серле каләм” бәйгесе булдырылган. Быел ул унынчы тапкыр үткәрелде.

...Яшьтәшләре бирелгән тема буенча мәртәбәле жюри каршында язмача иҗат эшләрен төгәлләгәнче, Илзия Гафиятова ике мәкалә язып өлгертте. Йомгаклау өлеше көне буе дәвам иткән бәйгегә нәтиҗәләр чыгарганда Олы Кибәче мәктәбенең әлеге кызы 7-8 сыйныфлар арасында “Серле каләм” бәйгесе җиңүчесе булып танылыр, “Ялкын” һәм “Сабантуй” журналларының махсус бүләгенә дә лаек булыр.

– Иҗат канатлары үскәндәй булды. Киләчәгемне журналистика белән бәйләргә карар кылдым, – диде Илзия Гафиятова әлеге уңышыннан соң.

Катнашучылар өчен “Серле каләм”нең төп кунагы – Казан университетыннан Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбенең татар журналистикасы кафедрасын җитәкләүче Васил абыйлары Гарифуллин иде. Саба якларында (бүгенге Теләче районы) туып-үскән шәхес ул. Мәктәп укучылары һәм яшь иҗатчылар арасында уздырыла торган бәйге нәкъ менә аның исеме белән аталган.

– Кечкенәдән район газетасына, “Яшь ленинчы”га, “Ялкын” журналына мәкаләләр яза идем. Бастырылып чыкканнары да булды, бастырылмый калганнары тагын да күбрәк булгандыр әле, – дип үз балачагын искә алды ул. – “Бөтен кеше журналист та, язучы да була алмас. Ләкин Васил кебек иҗат иткән бала үскәч тә юньле кеше булыр”, – дигән иде Рабит Батулла мәктәбебезгә килгән вакытта. Шулай булгач, иҗат итүнең зыяны юк аның.

...Саба яклары кунакчыл бит ул – бәйгедә күрше район иҗатчыларына да катнашу мөмкинлеге биргәннәр. Быелгы бәйгедән, мәсәлән, бүләкләр Балтач һәм Теләче якларына да кайтып китте. Бүләкләр димәктән, анысы район хакимияте булышлыгы белән әзерләнгән. Шулай итеп, җиңүчеләр генә түгел, бәйгедә катнашкан һәр бала акчалата бүләккә лаек булды.




“Серле каләм” бәйгесе җиңүчеләре:


Иң яхшы мәктәп гәҗите – “Кыңгырау” (Шекше төп мәктәбе).

“Наркотикларга каршы көрәш” темасын иң яхшы яктыртучы – Зөлфәт Дәүләтгәрәев (Икшермә мәктәбе).

“Сәламәт яшәү рәвеше” темасын иң яхшы яктыртучы – Булат Гомәров (Шәмәрдән лицее).

Иҗади язмаларда җиңү яулаучылар:


5-6 сыйныфлар арасында – Айзилә Шакирова (Явлаштау урта мәктәбе).

7-8 сыйныфлар арасында – Илзия Гафиятова (Олы Кибәче урта мәктәбе).

9-11 сыйныфлар арасында – Эльвира Хуҗина (Түбән Шытсу төп мәктәбе).

Ә “Серле каләм” бәйгесенең Гран-при иясе булып Тимершык мәктәбе урта мәктәбе укучысы Дилә Шаһабиева танылды.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев