Рус әдәбиятыннан БДИ мәҗбүри булачак?

Россия Мәгариф һәм фән министры Ольга Васильева рус әдәбияты буенча БДИ мәҗбүри булырга тиеш, дип саный. Мондый тәкъдим Петербург халыкара икътисади форумында яңгыраган. Ольга Васильева мондый вариантны идеал, дип атаган.

Бу идеяны Россия Президентының мәдәният буенча киңәшчесе Владимир Толстой да хуплый. Ләкин ул укучылар да, укытучылар да моңа берничек тә әзер түгел, ди. Шулай да бу теләкне тора-бара тормышка ашырырга җыеналар.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: