Логотип Идель
Белми калма

«РУБИН»: ЧАТКЫ ЧЕМПИОННАР ЯЛКЫНГА ӘВЕРЕЛСЕН!

Казанның “Рубин” командасыннан шатлыклы хәбәрләр!

15 август көнне Бөтенроссия Балалар арасында “Лукойл” чемпионнар кубогының финал ярышы тәмамланды. Мәскәүдә узган бу берлектә 2005 елгы егетләрдән торган Россиянең иң көчле 8 командасы көч сынашты.  ҺӘӘМ (тантаналы музыка)... “Рубин” командасы әлеге Кубокны яулады!

Остазлар Айрат Сабирҗанов һәм Дмитрий Архипов үз егетләрен шулкадәр яхшы әзерләгән, турнирда рубинлылар бер уенда да оттырмаган. Балачактан ук чемпион булырга күнеккән малайлар үскәч тә гел җиңүгә ирешәчәк дигән ышаныч бар. Афәрин, егетләр!

“Рубин”ның турнирдагы нәтиҗәләре:

Группа этабы:

Рубин – СДЮСШОР №5 (Калининград) – 2:1 (Голлар: Билялютдинов Никита, Чумарин Егор)
Рубин – СШ по футболу (Краснодар) – 1:0 (Рожков Илья)
Рубин – Локомотив (Мәскәү) – 1:0 (Шәрәфетдинов Раят)

Ярымфинал
Рубин – Спартак (Мәскәү) – 2:0 (Макаров Денис, Иванов Илья)

Финал
Рубин – ЦСКА (Мәскәү) – 1:0 (Билялютдинов Никита)



Ләкин шатлыклы хәбәрләр болар белән генә чикләнми. “Рубин” егетләрен малайлар арасында гына түгел, яшьләр арасында да бәяләгәннәр. Уенчылар Илзат Әхмәтов белән Рифат Җәмалетдинов Россия U-21 (21 яшькә кадәр) җыелмасының киңәйтелгән составына кергән. Әлегә бу исемлектә 31 исем, 2019 елгы Европа Чемпионатына сайлап алу уеннарында катнашачак 23 уенчыны тренерлар соңрак игълан итәчәк.
Сайлап алу уеннарын Россия җыелмасы 31 август көнне Мәскәүдә Әрмәнстан командасы белән башлап җибәрәчәк. Икенче уен – 5 сентябрьдә Тулада Гибралтар белән. Уеннарның башлану вакыты – 19.00.

Мондый хәбәрләр килеп торганда команда өчен җанатарга бармый калу мөмкинме соң? Дустым, 19 август “Казан Арена” стадионында узачак “Рубин” – “Анжи” уенына билетлар алырга ашык! Әлегә “Рубин” 8 урында бара, көндәшләрен җиңгән мәлдә югарырак урынга менү мөмкинлеге бик зур, аннары бар казанлылар да яхшы белә бит: “Рубин” – чемпион! Яхшы шимбә кәефе, күркәм һәм азартлы матч – яраткан командаң бары синең өчен уйнаячак! Башлану вакыты – 20.00.



Мәгълүматлар “Рубин” сайтыннан алынды.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев