РӘСӘЙЛЕЛӘР ЙОМЫРКАНЫ КҮП АШЫЙ БАШЛАГАН
Рәсәйлеләр елына уртача 280 йомырка ашый икән, ә бу елллык нормадан 8%ка артык (260 йомырка). Бу турыда Sberbank CIB аналитиклары хәбәр итә.
Sberbank CIB төзегән хисапта россиялеләрнең соңгы елларда ашаган йомыркалар күләме 1%ка артуы күрсәтелә.
Аналитиклар сүзләренчә, Россиядә ашарга мөмкин булган йомырканың еллык нормасы, АКШ белән чагыштырганда, 17%ка күбрәк.
2018нче елда Россиядә йомырка җитештерү 44,9 млрд. данәгә җиткән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
26 гыйнвар 2023 - 17:15
-
25 гыйнвар 2023 - 15:06