Белми калма
РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ БАЛАЛАР БАКЧАЛАРЫ ӨЧЕН ТҮЛӘҮНЕ ТУКТАТЫРГА БОЕРДЫ
Билгеле булганча, ял атнасы 30 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Бу - бер ай дәвамында балалар бакчалары ябык булачак дигән сүз. Рөстәм Миңнеханов әлеге чорда бакча өчен акча түләүне туктатып торырга боерды.
"Миңа ата-аналардан бик күп сораулар килә. Хөкүмәткә шундый боерык бирдем:ял көннәре чорында балалар бакчалары өчен түләүне туктатырга! Әгәр дә сез әлеге чор өчен түләргә өлгергәнсез икән инде, соңыннан "перерасчет" ясалачак. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз", - дип Президент үзенең Инстаграм битенә пост урнаштырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев