Логотип Идель
Белми калма

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВНЫҢ ЧЫГАРЫЛЫШ СЫЙНЫФ УКУЧЫЛАРЫН КОТЛАВЫ

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары, ата-аналар һәм укытучылар!

Сезне тормышыгыздагы истәлекле вакыйгаларның берсе – мәктәпне тәмамлау уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм! Бүген, 27 июньдә, илебезнең барлык чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Бөтенроссия чыгарылыш кичәсе билгеләп үтелә. Кызганыч, быел коронавирус йогышлы авыруы таралу сәбәпле бәйрәм дистанцион рәвештә уза. Пандемия шартларында белем алу һәм имтиханнарга әзерләнү сезнең өчен беренче җитди сынау булды, мөгаен. Шуңа да карамастан, мөгаллимнәрегез һәм әти-әниләрегезнең булышлыгы белән сез бар көчегезне туплап, әлеге авырлыкларны җиңеп чыга алгансыз, дип ышанам. 

Сезнең өчен инде соңгы кыңгырау яңгырады. Олы тормыш юлына аяк басканда мәктәптә укыган чорның кабатланмас мизгелләре, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер укытучылар һәм сыйныфташлар аеруча кадерле була. Еллар узар һәм сез остазларыгыз биргән белем-күнекмәләрнең ни дәрәҗәдә файдалы һәм әһәмиятле булуын тагын да яхшырак аңларсыз.

Бүгенге иҗтимагый һәм икътисадый чынбарлык мәгариф системасы алдына яңа таләпләр куя, ул –креатив фикер йөртүче, югары квалификацияле, конкурентлыкка сәләтле белгечләр әзерләү. 

Сез мөһим тарихи вакыйгалар – Хәтер һәм дан елы һәм Татарстан АССР төзелүнең 100 еллыгы бәйрәм ителгән елда мәктәпне тәмамлыйсыз. Без сезнең белән бергә туган республикабыз үсеш-алгарышының шанлы сәхифәләрен хәтеребездә яңартабыз, илебез тарихында  аның гаять зур роль уйнавын билгеләп үтәбез.

Мәктәптә алган заманча белемнәр сезгә үз мөмкинлекләрегезне тулысынча ачарга, киләчәктә республикабызның һәм илебезнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенә, аның конкурентлыкка сәләтен арттыруга лаеклы өлеш кертүдә зур этәргеч булыр дип ышанам. Шуны истә тотыгыз, теләк һәм ныклы ихтыяр булганда, һәркем уңышка ирешә ала.Яңа белем һәм тәҗрибәләр туплау юлында тукталып калмагыз, гел алга барыгыз.

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Сезнең алда һөнәр сайлау белән бәйле катлаулы һәм җаваплы бурыч тора. Киләчәктә сезне зур мөмкинлекләр, кызыклы ачышлар, өмет тулы якты юл көтә. Аны узар өчен күп көч һәм тырышлык кирәк булачак. Ирешкән уңышларыгыз, иҗади сәләтегез сезгә барлык хыял-омтылышларыгызны тормышка ашыруда ярдәм итсен!

 

Әлеге дулкынландыргыч бәйрәм көнендә шулай ук ата-аналарны һәм белем үрләрен яулаганда үз укучыларына терәк-таяныч булган укытучыларны ихлас күңелдән котлыйм. Сезгә үз һөнәрегезгә һәм балаларга булган ихлас мәхәббәтегез, яшь буынга белем-тәрбия бирүдә чиксез зур хезмәтегез өчен олы рәхмәтемне белдерәм. 

Кадерле дуслар!

Һәммәгезгә дә бәхет, тынычлык һәм иминлек телим! Кыю һәм максатчан булыгыз һәм сез, һичшиксез, уңышка ирешәчәксез!

 

Татарстан Республикасы Президенты                                                     Р.Н. Миңнеханов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев