Логотип Идель
Белми калма

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ ТАТАР ТЕЛЕН ҺӘМ МИЛЛИ ГОРЕФ-ГАДӘТЛӘРНЕ САКЛАУГА ЗУР ӨЛЕШ КЕРТӘ»

Кичә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының бишенче сменасы - Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумда (Информационные технологии /Information Technologies) булды.

«Cәләт» форумы татар телен һәм милли гореф-гадәтләрне саклауда мөһим урын алып тора, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. - Бу тема Россия халыкларының мәдәни мирасы елында аеруча актуаль».

«Мин форумда зур үзгәрешләр күрәм - Cәләт алга таба бара. Балалар яңа һөнәрләр өйрәнәләр, «Адымнар» полилингваль мәктәбендә яңа сыйныфлар барлыкка килә. Быел Кырымда Cәләтнең яңа базасы барлыкка килде, ул ел әйләнәсе эшләячәк, - дип билгеләде Рөстәм Миңнеханов. - Болар барысы да телебезне, гореф-гадәтләребезне һәм мәдәниятебезне саклап калу өчен эшләнелде. Әлбәттә, бу юнәлештә «Сәләт» хәрәкәте зур эш алып бара. Без моны бик бәялибез һәм һәрьяклап сезгә ярдәм итәчәкбез ", - дип өстәде президент. Сезгә - яшь буынга - милләтебезнең көчен саклап, аны киләчәккә алып барырга кирәк булачак. Сез - безнең таянычыбыз, һәм без сезгә ышанабыз».

Смена Биләрдә 27 июльдән 31 июльгә кадәр уза. Ул мәгълүмати технологияләргә багышланган. Чакырылган белгечләр катнашындагы тыгыз уку-укыту программасы кысаларында катнашучылар алдынгы IT-технологияләр һәм трендлар белән танышачак.

ТР яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов билгеләп үткәнчә, «Сәләт» - ул бөтен Татарстандагы һәм Россиядәге меңләгән сәләтле балалар ел дәвамында аралашу һәм үсеш программалары аша шәхси һәм һөнәри үсеш мөмкинлекләре ала, бер-берсе белән таныша, яңа дуслар, остазлар таба ала торган мөмкинлекләр мохите.

«Форум елдан-ел зурая, үсеш ала. Зур булмаган палаткалы лагерьдан ул балаларда мәдәни кыйммәтләр тәрбияләүче тулаем уку-укыту системасына әверелде. Аннан башка булмый, - дип билгеләде Тимур Сөләйманов. - Россия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча, бу ел Россия халыкларының мәдәни мирасына багышлана. Тел халыкның мәдәни мирасының мөһим өлеше булып тора. Форумда тел мохите тудырып, Сәләт татар телен саклауга һәм үстерүгә зур өлеш кертә. Бу катнашучыларның үзара аралашуында да, радиода һәм кичке чараларда яңгыраучы музыкада да чагыла».

«Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова, даими яңарышларның мөһимлеген ассызыклап, форумның киләчәктәге үсеше турында сөйләде.

«Форум форматында без 2012 елдан бирле эшлибез, моңа кадәр, 1997 елдан башлап, без «Сәләт» фестивале уздыра идек. 26 ел дәвамында без туган җиребезгә Биләргә кайтабыз. Безнең форумның төп бурычы - балалар үсеш ала, яңа белем һәм күнекмәләр үзләштерә алырлык мохит булдыру.

Ел саен без инфраструктураны яңартабыз, яңа арт-объектлар өстибез, кызыклы белгечләр чакырабыз, спорт уеннары өчен мәйданчыклар төзибез. Киләсе елны без «Сәләт» нең 30 еллыгын билгеләп үтәбез, безне алда яңа дәрәҗәләргә күчүнең тагын бик күп этаплары көтә дип уйлыйм», - дип ассызыклады Айгөл Габдрахманова.

«Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумы 26 июньнән 8 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза.

Форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена уза: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла / Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество /Arts), Cоциаль күнекмәләр Биләр Форум (Социальные навыки /Soft Skills), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media), Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии /Information Technologies) и Лидерлык Биләр Форум (Лидерство/ Leadership).

«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылучы төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе. Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии /Information Technologies) сменасында 1077 бала катнаша. Быел форум Татарстан Республикасының барлык районнарыннан 6300 баланы һәм Россия төбәкләреннән килгән ватандашларны берләштерәчәк.

Фотолар «Сәләт»нең Вконтакте төркеменнән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев