Логотип Идель
Белми калма

РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: «СӘЛӘТ – БЕЗНЕҢ ПРИОРИТЕТТА»

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов XIII Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының алтынчы, Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәте «Алдынгылар хәрәкәте» белән берлектә уздырыла торган сменасы – Алдынгылар Биләр Форумда (Первые/ Forward) булды.

Республикабыз Рәисе Алдынгылар Биләр Форум катнашучылары белән аралашты, сменаның уку-укыту мәйданчыклары белән танышты һәм сәлкешләргә мөрәҗәгать итте:

«Сезнең кебек кызлар-егетләр булганда, Татарстанның киләчәге уңай булыр. Республикабызда күп проектлар гамәлгә ашырыла, Сәләт – безнең приоритетта. Без нәкъ менә сезгә таянабыз. Сәләткә теләгем – киңәергә!»

Смена Биләрдә, 5 августтан башлап, 9 августка кадәр уза. Ул укучыларның үзидарәсен һәм команда күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән. Уку-укыту программасы хәрәкәтнең 12 юнәлеше: мәгариф, фән, хезмәт һәм һөнәрләр, мәдәният, игелеклелек, ватанпәрвәрлек, спорт, сәламәт яшәү рәвеше, медиа һәм коммуникацияләр, дипломатия, экология һәм туризм буенча башкарыла. Аерым игътибар хәрәкәтнең махсус Татарстанда гына булган юнәлеше – «Туган тел, милли мәдәният һәм традицияләр»гә багышлана. Алдынгылар Биләр Форум (Первые/ Forward) сменасында 800 бала катнаша.

Халыкара «Сәләт» яшьләр уку-укыту форумы 24 июньнән 9 августка кадәр Биләр тарихи-археологик музей тыюлыгы территориясендә уза. Ул Россиянең балалар өчен эшләнгән иң зур палаткалы лагере булып тора.

Форум вакытында төрле юнәлешләргә багышланган алты смена: Һөнәрләр Биләр Форум (Ремесла/Junior Skills), Иҗат Биләр Форум (Творчество/Arts), Сәләт Биләр Форум (Selet/Сәләт), Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies), Медиа Биләр Форум (Медиа/Media) һәм Алдынгылар Биләр Форум (Первые/Forward) уза.

«Сәләт» форумы – Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырылыла торган, төбәгебезнең йөзе булган проектларның берсе.

Быел «Сәләт» форумнары Татарстан Республикасының барлык районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән килгән 14000 баланы берләштерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев