РОССИЯНЕҢ ИҢ ТАВЫШЛЫ ШӘҺӘРЛӘРЕ яки АРТЫК ШАУ-ШУ КУРКЫНЫЧЫ
Шәһәрләрдә төп тавыш чыганагы – транспорт. Сәнәгать предприятиеләре һәм төзелеш шулай ук үз тавышлары белән әйләнә-тирәне «пычрата». Роспотребнадзор исә Россиянең иң шау-шулы шәһәрләрен атаган, хәзер сезне дә алар белән таныштырабыз.
Санитар күзәтчелек идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Гуськов сөйләгәнчә, Мәскәү, Санкт-Петербург, Екатеринбург, Севастополь, Липецк һәм Төмәндә хәл аеруча начар.
Шау-шуның артык күп күләмдә булуы сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкин: кан басымы арта, сулыш кысыла... Әгәр шәһәр кешесе озак вакыт көчле тавышлар арасында яшәсә (мәсәлән, зур трасса янында яши икән), башка симптомнар да көчәя ала – баш авырту, ару, йөрәк һәм нерв системалары бозылу, ярсучанлык арту.
Сүз уңаеннан, иң тыныч төбәкләр исемлегенә Камчатка, Карачай-Черкесия һәм Калмыкия кертелгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
15 мая 2026 - 11:42
КАЗАНДА «ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫНЫҢ МӘДӘНИ БАШКАЛАСЫ» ЕЛЫН БАШЛАП ҖИБӘРДЕЛӘР
-
14 мая 2026 - 10:38
КАЗАНДА БАЛАЛАР АРАСЫНДА РЕГБИ ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
13 мая 2026 - 13:19
КАЗАНДА ЭЛЕКТРОСАМОКАТ ПАРКОВКАЛАРЫ СХЕМАСЫННАН 23 АДРЕС АЛЫНДЫ
-
12 мая 2026 - 13:12
РФ СӘЛАМӘТЛЕК САКЛАУ МИНИСТРЛЫГЫ ЯҢА МЕДИЦИНА БЕЛГЕЧЛЕКЛӘРЕ КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
Нет комментариев