Россиянең 25 иң яхшы мәктәбе исемлегендә татарстанныкылар бармы?

Өзлексез рәвештә математик белем бирә торган математика үзәге Россиянең 500 иң яхшы мәктәбе исемлеген төзегән.

Аны Санкт-Петербургтагы 239нчы физика-математика лицее ачып җибәрә. Икенче урында Саранск шәһәрендәге сәләтле балалар өчен республика лицее урнашкан. Мәскәү шәһәре мәктәпләре өченче урында: Россия башкаласының 179нчы мәктәбе бронза «медаль» алган.

Татарстанга килгәндә, бу исемлеккә эләккән мәктәпләр арасында ТОП-25тә Казанның 131нче лицее эләккән.

Әлеге исемлекне төзегәндә, белгечләр Төп дәүләт имтиханы (ОГЭ), Бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерлар нәтиҗәләренә таянган. Бөтенроссия тикшерү эшләрендә катнашу да мәктәпләргә өстәмә балл биргән. Укучыларны конкурс нигезендә алмаган мәктәпләренң әлеге исемлеккә эләгү шансы күбрәк булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2493
    0
    15
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1974
    0
    8
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    619
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019