Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯЛЕЛӘРГӘ ТУЛЫ БӘХЕТ ӨЧЕН НИНДИ ХЕЗМӘТ ХАКЫ КИРӘК?

Россия халкына "тулы бәхет" өчен якынча 116 меңлек хезмәт хакы кирәк икән. Бу турыда SuperJob IT cервисы хәбәр итә. 

Тик бу сан – уртача күрсәткеч, чөнки хезмәт хакы буенча күзаллауларда берничә үзенчәлек бар: иң беренче чиратта, төрле җенес вәкилләренең хезмәт хакына бәйле төрле карашлары, чөнки, ир-атлар өчен иң шәп хезмәт хакы якынча 181 меңгә тигез булса, хатын-кызлар исә, кимрәккә дә риза: аларга "тулы бәхет" өчен 138 мең дә "җитә". 

Шулай ук, әлеге сан сораштыручыларның яшенә бәйле дә үзгәрә. Сораштыручы никадәр яшьрәк, ул шулкадәр азрак күләмдәге хезмәт хакына риза икән. Мисал өчен, 24 яшькә кадәргеләр 118 мең, 25-34 яшь аралыгындагылар 159 мең, ә 45тән өлкәнрәкләр 171 мең сум кирәк, дип саный.

Өстәвенә, әлеге сораштыруда кешеләрнең хәзерге хезмәт хакы да зур роль уйный: мисал өчен, 30 меңгә кадәр хезмәт хакы алучылар "тулы бәхет" өчен 117 мең сумга якын кирәк дип санаса, хезмәт хакы 80 меңнән артканнар өчен бу сумма 238 меңгә тигез.

 Әлеге сораштыру 16-26 август аралыгында үткән, һәм анда 18 яшьтән өлкән 2,5 мең кеше катнашкан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев