Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯ ЯШҮСМЕРЛӘРЕ ИДЕАЛЬ КӨННЕ НИЧЕК КҮЗАЛЛЫЙ?

Россия яшүсмерләре үзләренең идеаль көннәрендә туйганчы йокы симертергә хыяллана икән... Күптән түгел яшүсмерләр арасында сораштыру уздырганнар. “Син идеаль көнне ничек күзаллыйсың?” дип сораганнар алардан.

Сораштыруда Россиянең 80 регионыннан 13-18 яшьләрдәге яшүсмерләр катнашкан.

Күп кеше идеаль көндә “туйганчы йоклар идем” дип җавап биргән. Мондый көннең 2,5 сәгатен хоббига багышлар идек, дигәннәр. Тагын 2 сәгать һәм 18 минут вакытны дусларына багышларга теләгәннәр, ә гаилә белән аралашуга 1 сәгать һәм 38 минут калган.

Хәтта идеаль көндә дә укучылар мәктәпкә барып, берәр кызыклы фәнне укып кайтырга, тәнәфестә дуслары белән аралашырга риза икән.

Социаль челтәрләргә яшүсмерләр идеаль көндә уртача бер сәгать һәм 17 минут вакытларын бүлеп бирергә әзер. Ә инде өй эшләре әзерләргә 35  минут та җитәр, дип саный алар. Түләнә торган эш як волонтерлыкка, яшүсмерләр фикеренчә, көненә 46 минут та җитә.

Үзләренең идеаль көннәренә сораштыруда катнашучылар түгәрәкләр һәм секцияләрне дә кертергә онытмаган (28 минут),  спорт (36 минут) һәм йорт хайваннары белән уйнауга да (28 минут) вакыт тапкан.

Респондентларның 63%ы үзләренә яраткан һөнәрләре белән шөгыльләнү өчен вакыт җитмәвен әйткән. Катнашучыларның якынча яртысына бәхетле булу өчен мәктәптә кызыклы фәннәр җитми икән. Яшүсмерләрнең уннан өче олылар белән аралашу җитмәвен белдергән.

Һәр бишенче укучы бу дөняда абсолют бәхет өчен урын юк, дигән фикерне җиткергән. Ә инде үзләрен комфортлы хис итү өчен аларга яраткан һөнәрләре белән шөгыльләнергә, кызыклы факультативка барырга, дуслары белән очрашырга яки интернетта аралашырга кирәк икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев