Логотип Идель
Белми калма

РОССИЯ БӨТЕНДӨНЬЯ БӘЙГЕСЕНДӘ БЕРЕНЧЕ!

Россия робототехника буенча бөтендөнья бәйгесендә беренчелекне яулаган.

World Robot Olympiad 2019  Венгриянең Дьёр шәһәрендә узган. Россиянең җыелмасы командасы анда 2 алтын, 2 көмеш һәм 1 бакыр медальгә ия була. Нәтиҗәдә, беренчелекне яулый. Россия командасын әлеге олимпиадага Иннополис әзерләгән.

Миас һәм Мәскәүдән килгән катнашучылар алтын һәм көмеш медальләр яулаган, Владивостоктан килүчеләргә  бакыр медаль тәти.  Санкт-Петурбург катнашучылары да көмеш медальле була, алар робототехника дәресләрен үткәрергә ярдәм итә торган робот ясаганнар.

8-10 ноябрь көннәрендә үткән WRO-2019 да 71 илдән 1133 кеше катнашкан. Алар “Төп” (“Основной”), “Иҗади”, “Алга киткән” (“Продвинутый") кебек категорияләрдә көч сынашкан.  Шулай ук “Роботлар футболында” катнашкан.  Россия командасын  Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Владивосток, Миасс, Түбән Тагил, Раменское, Мытищи, Магнитогорск, Новочебоксарск һәм Иннополистан килгән  42 кеше тәкъдим иткән.

Иннополис университетының югары уку йортына кергәнче белем бирү буенча директоры Алексей Хәбибуллин:

– WRO – ул бәйрәм. Әмма аның үзенчәлекләре бар. 3 көн буена дәвам иткән стресс һәм бертуктаусыз эшләүгә бөтен кеше дә түзә алмый. Әмма безнекеләр яхшы нәтиҗәләргә иреште. Бу - балаларның да, укытучыларның да хезмәте, - ди.

Әлеге олимпиадада Россия беренче тапкыр гына уңышка ирешми. Узган ел Таиландта безнекеләр 2 алтын, 1 бронзага ия булса, өченче елны Коста-Рикада быелгы кебек үк абсолют җиңүче булганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X