Логотип Идель
Белми калма

РОСПОТРЕБНАДЗОР: ИРКЕН СУЛАРГА ИРТӘРӘК

Татарстанның Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеген күзәтүнең федераль хезмәте идарәсе: “Әле иркенәергә иртәрәк”, - ди. Тулырак безнең язмада.

Роспотребнадзор мәгълүматларына күз салсак, июль аенда вирусның читтән керү очрагы 29 булса, августта бу сан 42не тәшкил иткән. Федераль хезмәт вәкилләре, халыкның куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытуын, иркенәюен дә ассызыклый. Идарәнең җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина бу турыда:

- Татарстан халкы куркынычсызлык кагыйдәләре турында онытты. Авыручылар моңа кадәрге белән чагыштырганда, күп түгел анысы. Әмма алда безне грипп, ОРВИ чоры көтә, коронавирус белән берлектә ул бик авыр һәм катлаулы узачак. Июль аенда вирусны читтән кертү очраклары 29 булса, августта әлеге сан 42гә җитте. Бу кешеләрнең иркенәюе турында сөйли. Профилактика турында онытырга әле иртәрәк, - ди Авдонина, - Татарстанда маскалар кию – мәҗбүри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев