Логотип Идель
Белми калма

Регби-7: Токиога юл – Казан аша

13-14 июльдә Казанның Үзәк стадионында регби-7 буенча хатын-кыз командалары арасында Олимпия уеннарына Европаның сайлап алу турниры уза.

Ярышларда 12 ил җыелмасы – Франция, Россия, Ирландия, Испания, Англия, Польша, Италия, Германия, Молдавия, Чехия, Румыния, Финляндия командалары үзара көч сынаша.

– Россия җыелмасының әзерлеге яхшы. Әйдәп баручы бер уенчыбызның имгәнүен исәпкә алмаганда, спортчылар турнирга югары физик әзерлектә килә. Җиңү яулау өчен кулдан килгәннең барын да эшләячәкбез, – диде матбугат очрашуында команданың баш тренеры Андрей Кузин.

Җиңүнең бәһасе кыйммәт – турнирда җиңү яулаган команда 2020 елда Япония башкаласында узачак җәйге Уеннарда катнашачак. Олимпиада димәктән, регби-7 Уеннар программасына әле 2016 елда гына кертелде. Россия җыелмасы анда катнашу хокукын яулый алмаган иде.

– Бу – безнең хыял. Һәм без аны тормышка ашырырга тиеш, – ди команда капитаны Алена Михальцова.

Казан Европа дәрәҗәсендә регби уеннарын инде беренче тапкыр гына уздырмый. Шуның нәтиҗәсе буларак Татарстанда әлеге спорт төре белән кыззыксынучылар да арткан. Республиканың спорт министры урынбасары Алмаз Мингулов сүзләренә караганда Татарстанда әлеге спорт төре белән шөгыльләнүчеләр саны да аз түгел. Киләчәктә аларны ил җыелмасында да күрербез әле, диде идарә тармагы вәкиле.

...Үзәк стадионда тамашачылар мәнфәгате дә кайгыртылачак: батут комплексы, шахмат, төрле уен зоналары эшләяәк, дип ышандыра оештыручылар. Әлбәттә инде, иң активларны бүләкләр дә көтә.

[caption id="attachment_38506" align="aligncenter" width="1170"] Фото: tatar-inform.ru[/caption]

Уеннарны тамаша кылу – түләүсез.

Фәрит Салихов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев