Рамил Закиров: «Өйдә утырып кына киләчәккә юл салынмый»

Җырчы Рамил Закиров бүгенге көнне бәйрәм кебек кабул итә. Кечкенәдән шулай тәрбияләделәр, дип сөйләде ул безгә.

– Өйдә утырып кына киләчәккә юл салынмый, "йөргән таш шомара" диләр бит. Ничек фикерлисең, ничек уйлыйсың – шулай сайла. Мин тавыш бирдем, син сайладың, ул да сайлады – инде менә өч тавыш. Ә тамчыдан күл җыела. Яшьләрдә актив гражданлык позициясе тәрбияләү дигәндә, озак уйлыйсы юк. Тәрбия ул олырак буыннан килә, алар ничек тәрбияли – шуның нәтиҗәсен күрәсең. Минем әти-әнием сайлауларга гел йөрде, бәйрәм шикелле көтеп ала идек. Шуңа хәзер мин дә сайлауларга гел йөрергә кирәк дигән фикердәмен.
Исегезгә төшерәбез: Республикада барлыгы 6 округ сайлау комиссиясе һәм 2817 участок сайлау комиссиясе. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматлары буенча, бүгенге сайлауларда Татарстан Республикасыннан 2,933 млн сайлаучы катнашырга тиеш.

Россия Президентына кандидатлар: Сергей Бабурин, Павел Грудинин, Владимир Жириновский, Владимир Путин, Ксения Собчак, Максим Сурайкин, Борис Титов, Григорий Явлинский.

Сайлау бүлекчәсенә паспорт белән килү зарур.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 6 февраль 2021 - 10:39
    ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
    1365
    0
    6
  • 5 февраль 2021 - 13:01
    ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
    461
    0
    0
  • 10 февраль 2021 - 15:15
    6 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
    433
    0
    0

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019