Логотип Идель
Белми калма

Рамазан – изге гамәлләр ае: күп балалы гаиләләргә бушлай балалар киеме бирәчәкләр

Татарстанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең "Рамазан – изге гамәлләр ае" хәйрия акциясе дәвам итә.





Акция кысаларында республиканың күп балалы һәм аз керемле гаиләләренә түләүсез балалар киеме тапшырыла. Яңа кием комплектлары җәйге сезонга исәпләнгән һәм анда футболкалар, шортылар, майкалар, пижамалар, кофталар, ыштаннар һәм 10 яшькә кадәрге малайлар һәм кызлар өчен башка кирәк-әйберләр бар. "Takro" фабрикасы тарафыннан 2 миллион 200 мең сумлык товар бирелде һәм ТР Диния нәзарәтенең хатын-кызлар белән эшләү бүлеге, Россия һәм Татарстан мөслимәләр берлеге тарафыннан мохтаҗларга киләчәктә тарату өчен Татарстан Республикасының барлык мөхтәсибәтләренә тапшырылды. Киемнәрне бүлеп бирү урыннарда исемлек буенча алып барыла. Әлеге чара барышында киемнәр күп балалы һәм аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга Ураза гаете һәм Балаларны яклау көне уңаеннан бүләк буларак тапшырылыр дип көтелә.

Исегезгә төшерәбез, "Рамазан – изге гамәлләр ае" акциясе кысаларында Татарстанда шулай ук авыру балаларга ярдәм итү өчен акча җыю дәвам итә. Аларның һәркайсы ДЦПның авыр формасыннан җәфа чигә.

Бу авыру балаларга ярдәм күрсәтүнең өч ысулы бар:

Беренчесе: САДАКА сүзе белән 7715 номерына SMS-хәбәр җибәрергә. Бер хәбәр бәясе 50 сум.

Икенчесе: САДАКА сүзен язарга, буш урын калдырырга һәм кирәкле сумманы күрсәтергә, мәсәлән, САДАКА 300. Бу очракта кәрәзле телефон счетыннан 300 сум акча күчереләчәк.

Өченчесе: акчаны, түләү исемен (баланың фамилиясен һәм исемен) күрсәтеп, «Зәкят» хәйрия фондының исәп-хисап счетына күчерергә мөмкин.

Әлеге гаиләләргә ярдәм кулы сузучыларга Аллаһының рәхмәте ирешсен!

Акча күчерү өчен реквизитлар:

БЛАГОТВОРИТЕЛЬНЫЙ ФОНД «ЗАКЯТ»

ИНН 1655068682, КПП 165501001, ОГРН 1091600003153.

р/с 40703810400020000071 в ОАО "Ак Барс" Банк в г. Казани,

к/с 30101810000000000805, БИК 049205805.

Юридический адрес:420111, г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

Адрес: 420111г. Казань, ул. Лобачевского, д.6

http://dumrt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев