Логотип Идель
Белми калма

РАФИС БОРҺАНОВНЫҢ УКУ ЕЛЫ ТӘМАМЛАНУ УҢАЕННАН КОТЛАВЫ

Хөрмәтле чыгарылыш сыйныф укучылары!

Май ахырында мәктәпне тәмамлаучылар өчен соңгы кыңгырау бәйрәме -  дистәләрчә еллар дәвам итеп килүче мөһим традиция. Быел без әлеге тантананы гадәти булмаган форматта - онлайн режимда билгеләп үтәбез.

Сез бүген мәктәп еллары, балачак белән саубуллашасыз, уку дәверендәге иң яхшы истәлекләрне барлыйсыз. Һәм, әлбәттә, киләчәккә планнар корасыз. Күпләрегез инде хыялларын кайсы һөнәри өлкәдә тормышка ашыру турында карар кабул иткәндер дип ышанам. Сайлаган юлыгыз дөрес булсын, чөнки киләчәк язмышыгыз әлеге карар белән бәйле. Үз-үзегезгә ышаныгыз, кыю булыгыз, кыенлыклардан курыкмагыз – барысы да сезнең кулда!

Хөрмәтле укытучылар! Соңгы ике айда, онлайн режимында эшләргә мәҗбүр булу сәбәпле, сезнең иңнәрегезгә бик зур җаваплылык төште.  Сезгә дәресләрне дистанцион форматта балалар белән генә түгел, ә укучыларның ата-аналары белән дә алып барырга туры килде. Кыенлыклар булуга  карамастан, сез моны тиешле дәрәҗәдә  башкардыгыз. Ата-аналар һәм балалар эшегезгә тагын да зуррак хөрмәт белән карый башлады, укытучының авыр хезмәтен тулысынча бәяли алды.

Бертуктаусыз эзләнүләрдән, иҗади эшчәнлектән торган тагын бер уку елы өчен сезгә зур рәхмәт. Укучыларыгызны ничек сагынуыгызны беләм һәм яңа уку елын яраткан мәктәпләрегездә башларсыз дип ышанам. Республикабыз уку йортларында сезнең кебек  фидакарь укытучылар булганда киләчәгебез ышанычлы кулларда!

Кадерле балалар! Күпләрегез өчен соңгы кыңгырау чыңы сагынып көтеп алган җәйге яллар башлануын аңлата. Файдалы ял итәргә һәм киләчәк ачышлар өчен көч тупларга вакыт җитте. Каникулларыгыз кызыклы, күңелле узсын, онытылмаслык вакыйгаларга бай булсын.

Кадерле дуслар! Яңа үрләр яулагыз, якыннарыгызны җиңүләр белән сөендерегез, сезгә һәрчак ярдәм итеп торучы әти-әниләрегезгә терәк-таяныч булыгыз. Әле башланып кына килүче олы тормыш юлында сезгә уңышлар телим!

Шуны онытмагыз: укытучыларыгыз сезне ярата, сагына һәм көтә!

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                                                                                                                                                    Р.Т. Борһанов

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X