Логотип Идель
Белми калма

РАДИК ЮЛЬЯКШИН: «БАЛАЛАРЫМ ТУГАЧ, МИН АЛАРНЫ «СӘЛӘТ»КӘ ҖИБӘРӘМ»

Кичә Биләрдә XI Халыкара «Cәләт» яшьләр уку-укыту форумының дүртенче сменасы – Медиа Биләр Форум (Медиа /Media) тәмамланды.

Сменада төбәк Сәләт клублары лидерлары, Татарстан Республикасының мәктәп яки район активистлары, башка төбәкләрдә үткән фән олимпиадалары һәм конференцияләрнең призлы урын ияләре катнашты. Форумга Россиянең Башкортостан, Удмуртия, Марий-Эл Республикаларыннан, Оренбург, Самара, Пермь и Ульяновск өлкәләреннән балалар килде.

Сменаның ябылу көнендә Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юльякшин (Elvin Grey) белән иҗади очрашу булды.

«Мин «Сәләт» форумы турында күптән беләм. Монда килү белән минем башыма килгән беренче фикер: мин мәктәптә укыганда, мондый лагерьлар һәм форумнар булмады. Мин бәләкәй вакытымда мондый җиргә килергә теләр идем, хәзер үземнең монда булуыма мин бик шат, – дип сөйләде Радик. – Балаларым тугач, «Сәләт» атмосферасын үзләре сизсеннәр өчен мин аларны бирегә җибәрермен дип уйлыйм».

Медиа Биләр Форумның (Медиа/Media) уку-укыту программасы медиаресурслар белән эшләүнең заманча ысулларына багышланды.

Остаханәләр һәм лекцияләр кысаларында чакырылган белгечләр социаль челтәрләрдә шәхси блог алып бару, текстлар язу, SMMда трендлар турында сөйләделәр, PR-белгеч, журналист эше белән таныштырдылар.

Иҗади лабораторияләрдә катнашучылар үз остазлары белән фото һәм видео техника белән эшләргә, аларга материал төшерергә, аны монтажларга өйрәнделәр.

Сменада маркетинг, SMM, блогинг өлкәсендәге белгеч Алинә Гималтдинова, креатив продюсер, PR өлкәсендәге белгеч Валерия Ким, «Громкие рыбы» креатив агентлыгы белгече Тимофей Шарагин, режиссер, YouTube-каналындагы Skyeng видеопродакшены сценаристы һәм җитәкчесе Екатерина Герм-Уварова, «Шаян ТВ» телеканалы редакциясе журналистлары, «Ялкын» журналы һәм башка белгечләр булды.

Медиа Биләр Форумда (Медиа/Media) Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Мәскәү дәүләт «Современник» театры, А.П. Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры режиссеры, «Алтын битлек» премиясе номинанты, ГИТИС укытучысы Айдар Җаббаров остаханә алып барды.

«Минем өчен Cәләт – ул энергия алмашу, мин моңа «Cәләт – Рухият» аланында укытучы булганда ук төшендем. Мин тәҗрибәм белән бүлешәм, ә балалар минем белән яшьлек, шатлык һәм бәхет энергиясе белән уртаклашалар, дип сөйләде Айдар Җаббаров. – Биредә 4-5 көн эчендә тупланган көч, илһам бер елга җитә. Cәләттә иҗат итү, хаталар ясау, аларны төзәтү һәм алга таба хәрәкәт итү өчен илһам аласың».

Сүз уңаеннан, Айдар белән интервьюның тулы тексты сайтта урнаштырылган.

Алда форумның бишенче сменасы - Мәгълүмати технологияләр Биләр Форум (Информационные технологии/Information Technologies). Ул 27 июльдә башлана. Смена кысаларында форумның төп юнәлешләре: IT һәм мәгариф, IT-трендлар, IT һәм бизнеска багышланган профильле остаханәләр һәм уку-укыту мәйданчыклары эшчәнлеге планлаштырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев