Логотип Идель
Белми калма

ҺӘР БАЛА ҮЗ ХОКУКЛАРЫН БЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Казанның «Мәскәү» мәдәни үзәгендә VII Республика «Бала хокук даирәсендә» мәгълүмати-социаль роликлар конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Ел саен әлеге конкурс Татарстан Республикасы Президенты ярдәмендә уза.

Конкурста 6 яшьтән 30 яшькә кадәрге балалар һәм яшьләр индивидуаль рәвештә дә, төркемнәр яки иҗат коллективлары составында да катнаштылар. Бу елны 900 артык роликлар төшерелде.

«Бала хокук даирәсендә» мәгълүмати-социаль роликлар конкурсы Татарстанда беренче тапкыр 2014 елда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил инициативасы буенча оештырылды. 2015 елда гамәлгә куючылар тарафыннан конкурсны ел саен гамәлгә кую турында карар кабул ителде. Бу елны җиденче конкурс 10 сентябрьдән 20 ноябрьгә кадәр дәвам итте.

Конкурсның максаты - республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен популярлаштыру, балаларның һәм яшьләрнең социаль-хокукый активлыгын стимуллаштыру, хокукый грамоталылыкны арттыру, уңай рухи-әхлакый кыйммәтләрне формалаштыру. Шулай ук үсеп килүче буынның иҗади сәләтләрен үстерү мәсьәләләренә балалар һәм өлкәннәр җәмәгатьчелегенең, дәүләт һәм муниципаль органнарның игътибарын җәлеп итү. 

Җиңүчеләрнең берсе - Әлки районы мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Илзирә Шәрипова белән сөйләштек: 

«Әлеге бәйгедә мин беренче тапкыр катнашам, мин аның турында укытучымнан белдем. Роликны төшердем, җибәрдем.  Нәтиҗәләр игълан ителгәч, мин шулай күп эшләр булыр дип көтмәгән идем. Җиңү урыннары 11 генә, шуңа күрә җиңүгә өмет аз дип уйладым. Ә шулай килеп чыкты, мине иң беренчесе итеп бүләкләделәр һәм сертификат тапшырдылар. Мин 11 нче сыйныфта укыйм һәм бу акчаларны мин имтиханнарга әзерлек курсларына тотарга җыенам.
Бу конкурста катнашып, мин үзем өчен бик күп нәрсәне үзләштердем һәм киләчәктә балаларымның үз хокукларын балачактан белүләрен тырыштырырмын.»

Конкурс өч этапта уздырыла.
I этап - гариза (10 сентябрьдән 20 октябрьгә кадәр).
II этап - сайлап алу (21 октябрьдән 10 ноябрьгә кадәр).
Икенче этапта жюри Конкурска тәкъдим ителгән видеороликларны карап тикшерә һәм сайлап алды.
III этап - йомгаклау этабы (11 ноябрьдән 18 ноябрьгә кадәр).

Конкурста катнашырга теләүчеләр видеороликны, һәр елдагыча, социаль челтәрләрдә урнаштырырга һәм гаризада видеога сылтама күрсәтергә хокуклы иде. Иң күп тавыш җыйган ролик тамашачылар мәхәббәте призына ия булды.

Җиде ел эчендә Конкурска республиканың барлык районнарыннан һәм шәһәрләреннән 2 770 видеоролик килгән, Татарстан Республикасының 11,9 мең яшь гражданнары катнашкан.

Наталья Валитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эчтәлекле язылган статья