Логотип Идель
Белми калма

ПУТИН БДИның КАЙЧАН БАШЛАНАЧАГЫН ӘЙТТЕ

2020 елда БДИның төп этабы 25 май көненә билгеләнгән иде. Аннан COVID-19 куркынычы янау сәбәпле, 8 июньгә күчерелде. Соңыннан аның вакытын тагын үзгәрттеләр. Хәзер БДИ башлануның төгәл датасы билгеле булды.

Россия президенты Владимир Путин Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыруны 29 июньдә башларга тәкъдим итә.

– Коронавирус эпидемиясе куркынычы кимүгә таба бара. Шуңа күрә БДИны бөтен илдә дә бердәм рәвештә үткәрергә була, дип саныйм. Ул 29 июньдә башланачак, - диде Путин белем бирү системасына кагылышлы видеоконференция барышында.

Президент: «Мәктәп һәм укытучылар чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарга әзерләнергә дистанцион рәвештә ярдәм итәргә тиеш», - дип тә билгеләп уза.

– Исегезгә төшерәм, быел БДИны югары уку йортына керерегә теләгән укучылар гына тапшыра. Калган укучыларга аттестатлар еллык билгеләреннән чыгып тапшырылачак, - ди Путин, - шулай ук БДИ тапшыру өчен өстәмә вакыт (киләсе уку елы дәвамында) билгеләүне дә кирәк, дип саныйм.

Исегезгә төшерәбез: быел БДИ уза торган урыннар шәхси саклану чаралары белән тәэмин ителәчәк. Аудиториядә имтихан тапшыручылар арасында 1,5 метр ара калдырылачак. Рус теленнән БДИ исә бер көндә түгел, ә ике көн дәвамында уздырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев