Логотип Идель
Белми калма

ПОЗИТИВ INSTAGRAM - ХЫЯЛ?

Instagram кулланмасы киләчәктә тискәре комментарийлардан азат булып, бары позитив рухта гына калачак, дип белдерә приложениены төзүчеләр. Моның өчен алар махсус программа әзерлиләр: бу программа тискәре рухтагы комментарийларны урнаштырырга ирек бирмәячәк, аларны "күләгәгә" җибәреп барачак (ягъни, ул комментарий җибәререгә теләүченең үзеннән кала беркемгә дә күренәмячәк). Бу интернет-буллинг (bullying инг. – кешене түбәнсетү, куркыту) белән көрәшү чарасы буларак билгеләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев