ПОПУЛЯР "МӘКТӘП ТОЛЫМНАРЫ" ПЕЛӘШЛЕККӘ КИТЕРӘ?

Бактың исә, озын чәчләрне кысып үрү шактый үкенечле нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икән.
Sputnik радиосы табиб-трихолог Юлия Нагайцева белән аралашкан. Тапшыру вакытында эксперт әти-әниләргә балаларының чәчләрен кысып үрмәскә киңәш иткән.
Чәчләр фолликуллардан тора һәм төркем-төркем булып үсә. Ә инде чәчләрне тарттыру аларга зыян китерә, анда атрофия башланырга мөмкин. Нәтиҗәдә, бу чәчнең коелуына китерә - дип белдергән эксперт.
Бу бигрәк тә бию, гимнастика, йөзү, балет һәм музыка белән шөгыльләнүче балаларда очрый икән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: