Логотип Идель
Белми калма

«ПЕЧӘН БАЗАРЫ 2021» ФЕСТИВАЛЕ СИНЕ КӨТӘ!

2021 елның 29-30 август көннәрендә Иске татар бистәсендә «Печән базары 2021» фестивале узачак. «Печән базары» - ел саен Казан шәһәрендә уза торган заманча урам фестивале. Быел ул буыннар диалогы, гаилә, шәҗәрә темасына багышлана. Фестиваль кысаларында дизайн-маркет, фудкорт, остаханәләр, экскурсияләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка күп төрле мәйданчыклар эшләячәк.

ДИЗАЙН-МАРКЕТ

Дизайн-маркетта быел да 100гә якын артык милли дизайнер катнашачак, биредә фестиваль кунакларына заманча милли продукция тәкъдим ителә. Дизайнерлар кулдан җитештерелгән кием һәм аксессуарлар, түбәтәй-калфаклар, күннән тегелгән янчык, биштәр һәм аяк киемнәре, йорт интерьеры элементлары, уенчыклар, китаплар һ.б. тәкъдим итәчәк.

ФЕРМА-МАРКЕТ / ФУДКОРТ

Фудкорт мәйданчыгында Казан ризык осталары җитештергән милли ашлар тәкъдим ителә. Биредә каһвә, туңдырма, крафтлы чәй һәм башка төрле сыйфатлы продукция авыз итәргә һәм сатып алырга була.

ЭКСКУРСИЯ

Фестивальдә Казанның тарихи үзәге буйлап бушлай экскурсияләр оештырылачак. Кабан күле тирәли велосипед һәм самокатларда узачак экскурсияләр барышында оештыручылар Казанның сәүдәгәр фамилияләре турында сөйләячәк. Фестивальнең икенче көнендә, татарча экскурсияләрдән тыш, рус телендә «Татар бистәсендә яшәгән сәүдәгәр нәселләре» экскурсиясе планлаштырыла.

АЧЫК ҺАВАДА АЧЫК УНИВЕРСИТЕТ (лекторий)

“Ачык университет” проекты ачык һавага чыга! Ике көн дәвамында фестивальгә килгән һәркем лекцияләрдә, ми давылларында һәм ачык бәхәсләрдә катнаша алачак.

БАЛАЛАР МӘЙДАНЧЫГЫ | ОСТАХАНӘЛӘР

Балалар һәм аларның әти-әниләре өчен ике көн буена остаханәләр мәйданчыгы эшләп торачак. Остаханәләрнең эше 12:00 башлана.

КВЕСТ

О.К. квестта катнашучылар Кабан күле, Иске бистә тирәсендәге тарихи урыннар буйлап аҗдаһа саклый торган хан хәзинәләрен эзләячәк. Квест өчен гаризалар 25 августка кадәр кабул ителә. Оештыручылар – SkyTat татарча сөйләшү клубы һәм Уфа китап клубы.

МИЛЛИ ФОТОЗОНА

Фестиваль территориясендә ике фотозона эшләячәк. Фестиваль кунаклары “Печән базары”ның традицион тематик фотозонасында фотолар ясый алачак. Гаилә фотосессияләре өчен махсус аерым фотозона эшләячәк.

АЛЬТЕРНАТИВ МУЗЫКА

Ике көнлек концерт программасы кысаларында яшь татар башкаручылары чыгыш ясаячак.

«Печән базары 2021» фестивале турында тулырак мәгълүмат, программа – фестивальнең социаль челтәрләрендә:

ВК: https://vk.com/pechenbazar

Инстаграм: https://instagram.com/tatardesign_official

Фейсбук: www.facebook.com/pechenbaza

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев