Логотип Идель
Белми калма

Олыларга транспортта урын бирмәскә?!

Яшьләрне "олыларга транспортта урын бирегез!", дип тәрбияләүгә каршы чыккан Мәскәүдә яшәүче психолог Люция Сөләйманова. Ул бу тәкъдимен һәм бу хакта үз фикерләрен бәйнә-бәйнә президентка мөрәҗәгать итеп тә язып җибәргән, дип яза матбугат чаралары.

Люция ханымның бу фикерләре социаль челтәрләрдә зур шау-шу куптарды. Күпләр бу фикерләр дөрес түгел, дияргә ашыкты. Ләкин тәҗрибәле психологның болай дияргә нигезе бар икән. Аның фикеренчә, олы кешеләргә транспортта урын бирү аларны кимсетүгә тиң. "Үземнең психолог булып эшләү дәверендә күптапкыр 50 яшен тутырган кешеләрнең транспортта урын бирүләренә кәефләре кырылганын күзәткәнем бар", - ди ул. Тагын бер момент, җәмгыятьтә балаларга һәм яшьләргә бу кагыйдәне көчләп тагу да бар, дип саный ул. "Бары тик шулай тиеш булганга гына, җәмгыять шулай кушканга гына канәгатьсез йөз белән, уфылдан торып урын бирүчеләр моны чын күңелдән, ихтирам йөзеннән эшләргә тиеш бит. Мондый очраклар еш кына олы яшьтәге кешеләрнең психикаларына тискәре йогынты ясый, кайбер очраклар бөтенләй эчке кризисларга кадәр җиткерергә мөмкин", - ди Люция Сөләйманова.

Тик психолог шуны искәртә: ул олыларга транспортта урын бирү кагыйдәсенә түгел, бары тик моны җәмгыять тарафыннан көчләп тагуга каршы чыга. Мондый социаль рекламаларның күп булуы олыларда да, яшьләрдә дә бары тик тискәре караш кына тудыра, дип саный ул.

Аның фикеренчә, олы яшьтәге кешеләр үзләрен хәлсез яки мескен итеп тоярга ашыкмый: 60 яшьтә дә күбесе яңадан гаилә кору, башка илләргә сәяхәт итү яки күчеп китү турында, күңелләренә хуш килердәй кызыклы шөгыль табу турында хыялланып яши.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев