ОЛИМПИАДАЛАР: КАЙЧАН? НИЧЕК?
Мәктәпләрдә Россиякүләм олимпиадаларның мәктәп этабы башланып китте. Олимпиадалар 24 фәннән уза һәм аларда 4-11 сыйныф укучылары катнаша ала. Иң кечкенә мәктәп укучылары рус теле һәм математика буенча белемнәрен сыный. Беренче этап (мәктәп этабы) 1 ноябрьдә төгәлләнәчәк.
Шуны да әйтергә кирәк: һәр укучы үзеннән юагрырак сыйныф укучылары өчен әзерләнгән олимпиада биремнәрен дә үти ала.
Мәктәп этабында кирәк кадәрле балл җыйган укучылар үз белемнәрен муниципаль этапта сынаячак.Бөтенроссия олимпиадасы 4 этаптан тора: мәктәп, муниципаль, региональ һәм йомгаклау (Россия) этабы.
2013 елның 18 ноябрендә расланган боерыкта бу олимпиада 1 сентябрьдән 30 апрельгә кадәр дәвам итә диелә. Әлеге олимпиадаларда катнашу бушлай.
РФнең мәгариф турындагы законында күрсәтелгәнчә, йомгаклау этабында җиңү яулаган укучылар 4 ел дәвамында югары уку йортларына сынауларсыз кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев