НИНДИ ОЧРАКТА СЫЙНЫФЛАР КАРАНТИНГА КИТӘЧӘК?
Татарстан Республикасының Роспотребнадзор җитәкче урынбасары Любовь Авдонина, сыйныфларда коронавирус белән авыручы бала табылган очракта, мәктәптә нинди чаралар күреләчәге турында сөйләде.
– Һәр очрак индивидуаль рәвештә хәл ителәчәк. Әлеге баланың башкалар белән нинди контактта булуы, соңгы тапкыр мәктәпкә кайчан килүе – барысы да мөһим. Мондый хәлләрне чишү өчен бердәм алгоритм юк, әмма, берәр балада яки укытучыда коронавирус ачыкланса, ул кеше ике атнага изоляцияләнәчәк. Шулай ук, өстәмә дезинфекцияләү дә булачак, – дип белдерде ул.
Шулай ук, Любовь Авдонина сүзләренчә, Татарстанда ни укучылар, ни мәктәп хезмәтәрләре арасында коронавирус инфекциясе теркәлгән очраклар юк.
Башкортстанда исә, югары сыйныф укучыларында коронавирус инфекциясе ачыклануга бәйле рәвештә, 3 мәктәптән 300 укучы дистанцион уку режимына күчте.
2нче сентябрь көнне, ОРВИ симптомнары һәм тән температурасы югары булу сәбәпле, 111 баланы дәресләрдән азат иттеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
10 июля 2026 - 16:03
ҮСМЕРЛӘРНЕ ДЕСТРУКТИВ ЭШЧӘНЛЕККӘ ҖӘЛЕП ИТҮНЕ КИСӘТҮ ТУРЫНДА СЕРИАЛ ЧЫКТЫ
-
10 июля 2026 - 09:26
МӘГАРИФ МИНИСТРЛЫГЫ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАДЖЕТ КУЛЛАНУ ВАКЫТЫН ЧИКЛӘРГӘ ТӘКЪДИМ ИТӘ
-
9 июля 2026 - 20:30
ЛАНТРАТОВА МӘКТӘПЛӘРДӘ БАЛАЛАР ӨЧЕН ГАИЛӘ ТОРМЫШЫ ДӘРЕСЛӘРЕН КЕРТЕРГӘ ТӘКЪДИМ ИТТЕ
-
8 июля 2026 - 09:08
ТАТАРСТАНДА ЯШҮСМЕРЛӘР АРАСЫНДА ИҢ ТӨП ЭКСТРЕМАЛЬ МАВЫГУЛАРНЫ АТАДЫЛАР
Нет комментариев