Логотип Идель
Белми калма

Ник футбол мәктәпләре бар, ә футболчыларыбыз юк?

Татарстанда 8 меңнән артык бала футбол белән шөгыльләнә, әмма ил җыелмасында республика футбол мәктәбе аша узган бер генә футболчы да юк. Проблема бар һәм моны Спорт министрлыгында да яшермиләр. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов футбол буенча Дөнья чемпионатының IT-паркта урнашкан шәһәр матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашканда әлеге мәсьәләгә дә тукталды. 

– Бераз вакыт кирәк. “Рубин” клубында баш тренер Корбан Бердыев үз янына сәләтле осталарны туплады. Һәм аларның куәтле команда булдырачагына өмет итәбез. Бу – күчеш чоры. Шуны узып, “Рубин”ны көчәйтә алсак, җыелмада да, һичшиксез, Казан уенчылары булачак. Күпме вакыт кирәкме? Тагын бер Олимпия циклы – 3-4 ел вакыт узу кирәк, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Министр урынбасары республикада 8 меңнән артык бала һәм үсмернең футбол белән шөгыльләнүен дә җиткерде. Казанда Дөнья чемпионаты уеннары узу, республикада футбол үсешенә уңай йогынты ясаячак, диде ул. Аның сүзләренчә, чемпионатта кулланылган мәйданчыклардан балалар спорт мәктәпләре файдалана алачак.
Сүз уңаеннан, Дөнья чемпионатының Казанда узачак соңгы матчында көч сынашачак командалар ачыкланды – 6 июльдә “Казан Арена” стадионында чирекфинал очрашуында Бразилия белән Бельгия уйнаячак. Ә бер көн узу белән – 7 июльдә Сочида Россия җыелмасы ярымфиналга чыгу өчен Хорватия командасы белән көч сынашачак. 

– Станислав Черчесов шәкертләре Хорватияне 2:1 исәбе белән отачак. Яхшы нәтиҗәгә ирешү дициплинага бәйле, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев