Логотип Идель
Белми калма

НЕЙРОЧЕЛТӘРЛӘР, ПРОГРАММИСТЛАР ФИКЕРЛӘВЕ, SELF SKILLS: БИЛӘР ФОРУМ СТАРТ АЛДЫ

Биләрдә форумның бишенче сменасы – Мәгълүмати технологияләр Биләр Форумы старт алды. Быел ул Татарстан һәм Башкортостан республикалары муниципаль районнарыннан барлыгы 980 катнашучыны берләштерә.

Форумның бишенче сменасы мәгълүмати технологияләргә багышлана. Белем бирү программасы профиль юнәлешендәге остаханәләр һәм форумның төп юнәлешләрен тирәнтен ача торган белем бирү мәйданчыкларын (IT һәм белем бирү, IT-трендлар, IT һәм бизнес, digital-һөнәрләр) үз эченә ала. Мисал өчен, укучылар интерфейсларны проектлаштыру һәм аларның дизайнын булдыру, бизнес өчен командалар төзү, нейрочелтәрләр, блокчейн, программистлар фикерләве, soft skills һәм self skills арасындагы аерма, зумерларны укыту турында беләчәк.

Дискуссия мәйданчыклары смена катнашучыларын цифрлы технологияләр дөньясы белән беррәттән бизнес мохите белән дә таныштырачак. Смена дәвамында IT-юнәлеш өлкәсендә саллы тәҗрибәсе булган эксперт-практикларың чыгышы көтелә.

Балалар өчен белем бирү сессиясендә Skypro продукциясе буенча директор Александра Перфилова, бренд-архитектор, «Адекватные люди» брендинг студиясенең CEO     һәм иҗади җитәкчесе Владислав Рудовский, «Нетология» компаниясенең белем бирү продукты буенча директоры Ольга Лаврентьева, «РТСИМ» ҖЧҖ проектлары җитәкчесе Марат Шәяхмәтов, Яндекс.Учебник проектының методик команда җитәкчесе Роман Левин, UDS программасының продукт буенча директоры Сергей Костюжов, KazanExpress компаниясенең элеккеге HR-менеджеры Чулпан Хәйруллина, «ARTECT agency» digital-агентлыгы җитәкчесе Сергей Черкасов, IT-парк директорының инновацияләр һәм корпоратив үсеш буенча урынбасары Рөстәм Юнысов, КФУның Мәгълүмати технологияләр һәм интеллектуаль системалар институты директоры Михаил Абрамский чыгыш ясаячак.

Шулай ук смена барышында, «Папины дочки» сериалы аша танылу алып, Женя Васнецова ролен башкарган театр һәм кино актрисасы Дарья Мельникова белән иҗади очрашу да көтелә.

Смена дәвамында «Җанлы Сәләт» (SeletLive) турыдан-туры эфирлар студиясе чыгарылышлары булачак. Трансляцияләр форумның ВКонтакте һәм YouTube рәсми аккаунтларында 1 һәм 2 августта 18.30 сәгатьтә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев