НӘБИРӘ ГЫЙМАТДИНОВАНЫҢ ЯҢА КИТАБЫ АВТОГРАФ БЕЛӘН САТЫЛАЧАК!
17 декабрь көнне, 15:00дә Татмедиа бинасындагы (Декабристлар урамы, 2 йорт) «Әдәби кафе»да язучы Нәбирә Гыйматдинова «Уйламаган көнем юк» китабына автографлар куячак. Автограф-сессияне «Казан утлары» журналы оештыра.
«Уйламаган көнем юк» китабы «Казан утлары» китапханәсе сериясендә чыккан беренче китап. Ул «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең «Идел-пресс» полиграфия комплексында 2000 тираж белән басылып чыкты. Форматы — кесәгә сыя торган йомшак тышлы китап.

Китап Казанда Татарстан китап нәшрияты кибетләрендә сатыла башлады. Якын арада ул матбугат киоскларында һәм вакытлы матбугат кибетләрендә сатуга чыгачак. Татарстан районнарында яшәүчеләр китапны район газеталары редакцияләреннән һәм кибетләрдән алачак, кибетләрнең адреслары турында мәгълүмат киләсе атнада билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
-
15 января 2026 - 14:34
КӨЧЛЕ САЛКЫННАРДА МӘКТӘПЛӘРДӘ ДӘРЕСЛӘР БУЛМАСКА МӨМКИН
-
14 января 2026 - 09:04
ЧЕРЕК КҮЛДӘ ИЛЬЯ АВЕРБУХТАН ШОУ
Нет комментариев