Музейларга - бушка!

1 июньнән мәктәп балалары Татарстанның дәүләт музейларына түләүсез керә башлыйлар. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә, дип яза "Татар-информ".

ТР мәдәният министры Ирада Әюпова шул хактагы боерыкка кул куйды. Боерык инде үз көченә керде. 1 июньнән балаларга дәүләт музейларына керү өчен билет соралмый.


"Музей балалар өчен якынаерга тиеш. Белемгә омтылыш мәдәни һәм тарихи кыйммәтләр аша тәрбияләнә ала", - дип шәрехләде Ирада Әюпова бу яңалыкны.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов: