МӘСКӘҮ УКУЧЫЛАРЫ ОНЛАЙН-ДӘРЕСЛӘРЕГӘ ИРЕКЛЕ ЙӨРИ АЛА
Мәскәү Мэры Сергей Собянин шәһәр халкына үзизоляция режимын 31нче майга кадәр озайтты. Шул сәбәпле, 9 һәм 11нче сыйныф укучылары май ахырына кадәр дистанцион рәвештә укыячак. Ә башкалар исә 18-31 май аралыгында онлайн-дәресләргә ирекле рәвештә “йөри ала”.
Шулай итеп, 1-8нче һәм 10нчы сыйныф укучылары өчен бу вакыт аралыгында дистанцион уку ирекле рәвештә (консультацияләр форматында) булачак. Өй эшләре бирелмәячәк, билгеләр куелмаячак.
Чыгарылыш сыйныф укучылары исә 31нче майга кадәр дистанцион рәвештә укыячак. 2019-2020нче уку елының еллык билгеләре, 15нче майдан да соңга калмыйча, куелырга тиеш.
Яңа кагыйдәләр буенча, 12 майдан башлап, Мәскәүдә кибетләр, сәүдә үзәкләре, җәмәгать транспорты, таксида йөргәндә, битлек, перчаткасыз булу тыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
30 апреля 2026 - 10:21
V КАЗАН ЯШЬЛӘР САММИТЫ 40 ИЛДӘН 300 ДЕЛЕГАТНЫ ҖЫЯЧАК
-
29 апреля 2026 - 15:20
МАЙ БӘЙРӘМНӘРЕНДӘ ТАТАРСТАНДА ҺАВА ТОРЫШЫ НИНДИ БУЛЫР?
-
28 апреля 2026 - 12:15
КАЗАН МАРАФОНЫНА КИЛГӘН 42 МЕҢ ГАРИЗА РЕКОРД КУЙГАН
-
27 апреля 2026 - 11:45
КАЗАНДА 2 МЕҢГӘ ЯКЫН БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ ЯШИ
Нет комментариев