Логотип Идель
Белми калма

МОХТАҖ ГАИЛӘДӘН БУЛГАН БАЛАЛАРГА ПЛАНШЕТ БИРӘЛӘР

ТР президенты Рөстәм Миңнеханов мохтаҗ гаиләләрдән булган 9 һәм 11 сыйныф укучыларына пленшет тапшырырга кушты.

Ни өчен нәкъ менә 9 һәм 11 сыйныфларга?

Планшетлар, беренче чиратта, чыгарылыш сыйныф укучыларына тапшырылачак. Чөнки аларна алда имтиханнар көтә. Алар ТДИ һәм БДИга интенсив рәвештә әзерләнергә тиеш.

– Имтихан тапшырырга әзерләнүче балаларга булышу аеруча мөһим. Алар килеп чыккан вәзгыять аркасында газапланырга тиеш түгел. Укучыларга белем алу өчен шартлар булдыру, аларның әти-әниләренә ярдәм итү – безнең бурыч, - ди Рөстәм Миңнеханов.

Күптән түгел Татарстан президенты интернет аша онлайн-дәресләргә кергән иде. Аралашу вакытында борчыган мәсьәләләр, кыенлыклар турында да сөйләшенде. Күп балалы, мохтаҗ гаиләләрдә үсүче балалар дистанцион режимда белем ала алсын өчен  аларны техник чаралар белән тәэмин итү мәсьәләсе дә кузгатылды.

Күпме планшет таратылачак?

Президент соңгы модельле, камералы һәм зур сыйдырылышлыкка ия булган  2 мең планшет алырга кушты. Әлеге техник чаралар мәктәпләргә тапшырылачак. Мәктәпләр, үз чиратларында, аларны мохтаҗ гаиләләргә бирәчәк. Ә инде уку елы тәмамланганнан соң планшетлар кире мәктәпкә кайтарылырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев