Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘПЛӘРДӘ ТӘНӘФЕСЛӘРНЕ ҺӘМ БӘЙРӘМ ЧАРАЛАРЫН ТЫЯЧАКЛАР

Роспотребнадзор үзизоляция чоры тәмамланганнан соң мәктәптә үтәлергә тиешле таләпләрне билгеләде. Нишләргә ярамаячак?

Мисал өчен, һәр сыйныф билгеле бер кабинетта гына утырып укырга тиеш булачак. Шулай ук төрле сыйныфларның беренче дәресләре төрле вакытта башлау турында да тәкъдим бар. Тәнәфесләрдә бер сыйныф укучылары бары тик үз сыйныфташлары белән генә аралашырга тиеш булачак:

– Һәр сыйныфка бер кабинет беркетелергә тиеш. Укучылар бары тик шунда гына белем ала, тәнәфесләрдә дә шунда гына булырга тиеш. Тәнәфес вакытында һәм урамга йөрергә чыкканда укучылар башка сыйнылар белән аралышу тыела, - дип хәбәр итә Роспотребнадзор.

Шулай ук төрле сыйныф укучыларыннан торган озынайтылган көн төркемнәрен дә булдырырга ярамаячак. Роспотребнадзор хезмәткәрләре фикеренчә, төрле коллективлардан җыелган кешеләрдән торган башка төркемнәр дә булырга тиеш түгел.

Бәйрәмнәр дә булмыймы?

Мәктәптәге бәйрәм чаралары да уздырылмаячак. Әлегә кайчанга кадәр шулай булачагы билгеле түгел. Белем бирү оешмаларында гигиена тәрбиясен көчәйтергә телиләр, укучы һәм укытучыларның кулларын ничек юуын да бәяләмәкчеләр.

Әлеге таләпләр арасында имтиханнарны уздыруга кагылышлылары да бар. Бу турыда тулырак әлеге язмада укый аласыз. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев