МӘКТӘПКӘ ӘЗЕРЛЕК: ӘТИ-ӘНИЛӘР НӘРСӘГӘ АКЧА КЫЗГАНА?
Быел Россиядә әти-әниләр балалар киеменә чыгымнарны киметеп, китаплар алуга акчаны күбрәк тота башлаган. Бу турында ТАСС хәбәр итә.
Узган ел белән чагыштырганда, быел әти-әниләр балаларының кием-салымына 16%ка кимрәк акча тотсалар, китапларга чыгымнар исә 10%ка арткан. Шуңа өстәп, канцелярия кирәк-яракларына да чыгымнар шактый кимегән.
Быел әти-әниләр кием-салымга гына түгел, Белем бәйрәменә чәчәкләргә дә чыгымнарны киметкән. "Россия теплицалары" ассоциациясе хәбәр итүенчә, быел 1нче сентябрьгә гөлләмәләр, чәчәкләр 10-15%ка азрак сатылган. Шулай ук, гөлләмәләрне экзотик чәчәкләрдән ясаучылар да калмаган диярлек, ул гына да түгел, гөлләмәләрдә чәчәкләр саны да кими төшкән. Моны белгечләр халыкның сатып алу мөмкинлеге кимү белән аңлата.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 января 2026 - 13:53
КАЗАНДА СТУДЕНТЛАР КӨНЕНӘ «ТРУДОВЫЕ РЕЗЕРВЫ»ДА «ТУСА» БУЛА
-
20 января 2026 - 15:07
КАЗАН ХАЛКЫ КОМПЬЮТЕР УЕННАРЫНА 1,5 МЛРД СУМ САРЫФ ИТКӘН
-
19 января 2026 - 12:30
МИННИХАНОВ УРАЗА БӘЙРӘМЕ ҺӘМ КОРБАН БӘЙРӘМЕ ДАТАЛАРЫН РАСЛАДЫ
-
16 января 2026 - 12:09
ТАТАРСТАНЛЫЛАР УЗГАН ЕЛДА МОШЕННИКЛАРГА 5,6 МИЛЛИАРД СУМ АКЧА ҖИБӘРГӘН
Нет комментариев