МӘКТӘП УКУЧЫЛАРЫ ДӨРЕС ТУКЛАНУГА КҮЧӘ. НИЧЕК?
Россиядә 1нче декабрьдән “А дан Я га кадәр дөрес туклану” (“Здоровое питание от А до Я”) дигән проект старт ала. Ул 7-11 яшьлек мәктәп укучылары, аларның әти-әниләре һәм укытучылар өчен.
Әлеге проектның төп максаты – балаларны кече яшьтән үк дөрес тукланырга күнектерү. Статистикага күз салсак, дөньяда 340 млн бала артык авырлык (ожирениедән) интегә. Моның аркасында организмда тагын бик күп авырулар барлыкка килә ала.
Проектның координаторы Валентина Богомолова әйтүенчә курс 11 дәрестән тора.
– Безнең бурыч – балага дөрес туклануның мөһим булуын аңларга ярдәм итү, – ди ул.
Укучылар мәгълүматны яхшырак үзләштерсен өчен курс дәвамында компьютер, планшетлар да файдаланыла. Авторлар фикеренчә, алай эшләгәндә проект үтемлерәк булачак, чөнки балалар бүген заманча технологияләр белән аерылгысыз.
Проект инде Россиянең 28 өлкәсендә эшли, анда 25 мең укучы катнашкан. Мисал өчен, күптән түгел курсны 6 мең мәктәп укучысы сынаган. Аларның 75%ы яшелчә һәм җиләк-җимешне күбрәк ашый башлаган. Шулай ук өлкәннәр дә үз балаларының дөрес туклануга тартыла башлауларын сизгән.
Проектта һәр мәктәп һәм һәр укучы, укытучы һәм ата-ана катнаша ала. Моның өчен zdorovoe.menu сайтына кереп гариза тутырырга гына кирәк. Богомолова әйтүенчә, тиздән курс татар теленә дә тәрҗемә ителәчәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
10 февраль 2021 - 15:156 ТӨРЛЕ СЭНДВИЧ РЕЦЕПТЫ Аны өйдә утырып ашарга да, тегендә яки монда үзең белән эләктереп барырга да җайлы. Бүген без сезгә сэндвич рецептлары тәкъдим итәбез.
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57