МӘКТӘП ПРОГРАММАСЫНДА ҮЗГӘРЕШ КӨТЕЛӘ – НИНДИ?
Юлларда иминлек мәсьәләсе – заманның иң четерекле темаларының берсе булуын дәвам итә. Шуңа күрә бу проблеманы хәл итү өчен дәүләт тарафыннан төрле алымнар уйлана.
Мәктәпләрдә юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүгә багышланган темаларга дәресләр саны артачак. Әлеге темалар “Әйләнә-тирә дөнья” һәм “тормыш иминлеге нигезләре” (ОБЖ) предметлары кысаларында өйрәнелә.
Шулай ук, “Хезмәт” (“Технология”) дәресләренә “Автодело” дип исемләнгән модуль дә кертмәкчеләр. Куркынычсызлык кагыйдәләрен белүгә багышланган контроль эшләр дә уздырыру планлаштырыла.
Педагоглар әзерли торган уку йортларында да юл иминлегенә багышланган дисциплиналар укытыла башларга мөмкин.
Боларга өстәп, халыкны юлларда сак булырга өндәү эшләре дә башланып китәчәк. Мәдәният министрлыгы һәм эчке эшләр министрлыгына бу темага кинотеатрларда сеанс башланыр алдыннан куела торган социаль рекламалар әзерләргә йөкләнгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
13 января 2026 - 12:23
ТАТАРСТАН ХАЛКЫНА ГАЗ ҖИҺАЗЛАРЫННАН ФАЙДАЛАНУНЫҢ ТӨП КАГЫЙДӘЛӘРЕН ИСКӘ ТӨШЕРДЕЛӘР
-
12 января 2026 - 14:18
КАЗАНДА ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ VI ЭТАБЫ УЗАЧАК
-
7 января 2026 - 19:07
«ТУКАЙ ЙОЛДЫЗЛЫГЫ» БӘЙГЕСЕНӘ ӘСӘРЛӘР КАБУЛ ИТӘЛӘР
-
5 января 2026 - 11:14
КАЗ ТӘНЕ НИ ӨЧЕН ЧЫГА?
Нет комментариев