Логотип Идель
Белми калма

«МӘКТӘП ЭКОПАТРУЛЕ»... ЧҮПЛЕКЛӘРНЕ БАЛАЛАР АЧЫКЛЫЙ!

Мәктәп укучылары инде 5 ел дәвамында экологларга законсыз чүп түгү урыннарын ачыкларга ярдәм итә. 2019 ел дәвамында гына да алар тиешле органнарга чүплекләр турында 8,1 меңгә якын мәгълүмат җибәргән.

Кичә “Мәскәү” мәдәният үзәгендә “Мәктәп экопатруле” республикакүләм бәйгесенә йомгак ясалды. Быел бу чарада катнашучылар башка еллар белән чагыштырганда аеруча күп булган.

– Безнең республика, су саклау зоналары, кешеләрнең ял итү, күңел ачу урыннары елдан-ел чистара бара. Ә иң мөһиме, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен ата-аналар балаларга түгел, ә киресенчә, балалар әти-әниләргә өйрәтә хәзер, - дип ассызыклады Татарстанның экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Фаяз Шакиров.

Бактың исә, соңгы 5 ел эчендә экологлар укучылардан чүплек урыннары турында 28 меңнән артык гариза (!) алган икән. Балалар бу хатларын фото һәм видео форматында җибәргәннәр. Экологлар исә алар буенча махсус тикшерүләр уздырган.

– Укучылар – безнең ярдәмчеләребез. Алар безгә юнәлеш бирә, инспекторлар исә әлеге урыннарда тикшерүләр уздыра, свалкаларны юкка чыгара, - дип аңлатты җитәкче.

Номинацияләргә килгәндә, укучылар “Иң актив укучы”, “Иң актив сыйныф” һәм “Иң актив мәктәп”  кебек өлкәләрдә үзара көч сынашты. Быел иң актив район булып Әлмәт районы табылды. Җиңүчеләр исә 3D-принтеры, теннис өстәле, ноутбуклар, велосипедлар, фотоаппаратлар белән бүләкләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев