Логотип Идель
Белми калма

МӘКТӘП АТТЕСТАТЛАРЫНА – QR-КОД?

Аттестатыңа смартфоныңның камерасын якын китерәсең, берничә секундтан синең мәктәптәге бөтен “бигорафия”ң пәйда була. Юк, бу уйдырма түгел. Чөнки тиздән QR-кодлар мәктәп аттестатларында да пәйда булырга мөмкин икән бит!

Россия Мәгариф министрлыгы мәктәп аттестатларын махсус QR-код белән билгеләргә тәкъдим итә. Мондый адым ялган документлар пәйда булудан саклап калачак. Иҗтимагый тыңлауларда фикер алышыр өчен мондый проект булдырылган.

Аттестатның титул бите эчендә QR-код ясар өчен урын калдырыла. QR-код төрле мәгълүматны белү өчен интернеттагы адресны да үз эченә алачак. Шушы код ярдәмендә мәктәпне тәмамлаган укучының исем, фамилиясе, әтисенең исемен, туган елын, мәктәбен белеп булачак. Шушы ук проектта мәктәп аттестатының яңа макетын тәкъдим итәләр. QR-код өчен 20*20 мм урын калдырачаклар.

Аттестатның тышкы ягында тагын бер яңалык: анда “2020 елның модификациясе”, дип язылган. Ул аттестатларга кертелгән үзгәрешләрне билгеләргә мөмкинлек бирәчәк. Җәмәгатьчелек белән фикер алышу 13нче февральгә билгеләнгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев