Логотип Идель
Белми калма

Минтимер Шәймиев: Без сайлауда актив катнашып, илнең бердәмлеген күрсәтергә тиеш

Бүген Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев хәләл җефете Сәкинә ханым белән Казанның КИТТУ-КХТИ бинасында ачылган 55нче сайлау участогында тавыш бирде. Республиканың беренче Президенты билгеләп үткәнчә, сайлауда актив катнашып, ил гражданнары үзләренең бердәмлеген күрсәтергә тиеш.



 

Тавыш биргәннән соң волонтерлар аларга җәмәгать транспортында бушлай йөрү хокукын бирә торган беләзекләр тапшырды.

 

Минтимер Шәймиев шулай ук вуз бинасында урнаштырылган махсус стенд фонында фотога төшеп, #айданавыборы акциясендә катнашты. Волонтерлар ачыклык керткәнчә, фотоны #айданавыборы хештэгы белән социаль челтәрләрдә урнаштырырга, үзең яшәгән шәһәр һәм сайлау участогы номерын күрсәтергә кирәк. Җиңүчеләргә айфон, велосипед һәм гидроскутерлар бүләк ителәчәк.

 

ТР Дәүләт киңәшчесе журналистлар белән аралашканда сайлауда катнашу һәркемнең гражданлык бурычы булуын билгеләп үтте. «Бу сайлаулар белән без үзебезнең бердәмлегебезне күрсәтергә тиеш. Безнең бердәм һәм көчле булуыбыз мөһим», – дип искәртте ул.

 

Минтимер Шәймиев фикеренчә, Россиядә сайлаулар тулаем алганда «башка илләргә үрнәк буларак, лаеклы төстә» узачак. «Татарстан һәрвакыт сайлауларда актив катнашуы белән аерылып торды. Бу – бердәмлекнең яхшы күрсәткече», – дип белдерде ул.
55нче участок сайлау комиссиясе рәисе Татьяна Гарифуллина әлеге участокта 2 мең 229 сайлаучы теркәлүен искәртте. КИТТУ-КХТИ мәйданчыгында шулай ук авыл хуҗалыгы продукциясе һәм азык-төлек товарлары ярминкәсе оештырылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев