Логотип Идель
Белми калма

МИНИСТРГА СОРАУ БИР!

Яңа уку елы башланып китәргә өлгермәде, ә әти-әниләр җыелышы инде башланды. Әле ниндие диген: бөтен ил күләмендә уздырыла торганы!

Уку, мәктәпкә кагылышлы сорауларыңны хәзер турыдан-туры Россиянең мәгариф министры Ольга Васильевага биреп була. Әгәр үзеңне борчыган соравыңа җавапны ишетәсең килсә, 20 августка кадәр аны  юллап өлгерергә кирәк.  30 августта ата-аналарның гомумроссия җыелышы узачак. Бу уңайдан, Россия Мәгариф министрлыгының рәсми сайтында сораулар җыю өчен махсус сервис эшли башлаган (edu.gov.ru/opc-view).

Туры диалог барышында Ольга Васильева Россиядәге гомуми белем бирүгә кагылышлы мәсьәләләргә җавап бирәчәк. Сораулар Россия төбәкләреннән оештырылган телекүперләр аша, министрлыкның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтлары аша да юлланачак.

Онлайн-трансляция булгач, әлеге ата-аналар җыелышын дөньяның теләсә кайсы почмагыннан карап булачак. Җыелышның башлану вакыты гына гадәттәгедән күпкә иртәрәк – көндезге сәгать 11дә.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев