МИНИ-КАНИКУЛГА ЧЫГАБЫЗ!
Хе-е-ей, дуслар! Ишеттегезме әле шәп яңалыкны?! Бу атнада өч көн генә укыйбыз. 23 февраль – Ватанны саклаучылар көне уңаеннан безне озын яллар көтә.
Ренат Ширманов, Казан Мэриясенең Массакүләм мәгълүмат чаралары һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге башлыгы урынбасары:
– Бәйрәм уңаеннан 23 һәм 24 нче февраль көннәрендә мәктәп укучылары ял итә. Алты көнлек уку атнасы системасы буенча укый торган мәктәпләрдә 25 нче февраль көнне укыячаклар. Ә биш көнлек уку системасы буенча белем алучылар, мәктәптә бәйрәм чаралары булмаса, дүрт көн рәттән ял итәчәк.
Кышкы каникуллар әле генә үткән иде. Февраль ахырында үзенә күрә тагын бер мини-каникул. Көннәр яхшы торса, чана-чаңгы шуарга, авылга әби-бабай янына кайтырга менә дигән мөмкинлек бит!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
24 апреля 2024 - 16:57
КАЗАНСУ ЯР БУЕНДА ЭКОСТАНЦИЯ АЧЫЛА
-
23 апреля 2024 - 15:03
БАРЫ ТИК АЛГА: ТАТАРСТАНДА «АЛДЫНГЫЛАР ХӘРӘКӘТЕ»НЕҢ ФОРУМЫНА СТАРТ БИРЕЛДЕ
-
21 апреля 2024 - 13:16
ORMAN. TÜRK – ТӨРКИ-ТАТАР МИФЛАРЫ БУЕНЧА ИНТЕРАКТИВ КҮРГӘЗМӘ
-
20 апреля 2024 - 10:07
УКУЧЫЛАР ӨЧЕН НЕЙРОЧЕЛТӘР БЕЛӘН ЭШЛӘҮ БУЕНЧА КУРСЛАР ОЕШТЫРЫЛА
Нет комментариев