«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ» АКЦИЯСЕ БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР ОНЛАЙН ФОРМАТТА УЗДЫ
26нчы апрель көнне Вконтакте, Facebook һәм You-Tubeта туры трансляция форматында «Мин татарча сөйләшәм» акциясе беренче тапкыр онлайн форматта узды.
Дөньядагы вәзгыятькә бәйле рәвештә әлеге акция беренче тапкыр туры трансляция форматында уздырылды. Алты сәгатькә якын дәвам иткән эфирны 600 000гә якын кеше карады, 19 артист чыгыш ясады, чит илләрдәге милләттшләребез видеосәламнәрен җиткерде.
Әлеге чарадан без дә читтә калмадык: «Ялкын» журналының Instagram битендә «Мин татарча сөйләшәм» акциясендә катнашачак яшь иҗатчылар белән таныштырып бардык һәм махсус онлайн трансляция өчен татар кешесе сөйләмендә иң еш очрый торган хаталар һәм аларның дөрес вариантлары белән видеоролик әзерләдек, әлеге видеоны сез безнең You-Tube каналда карый аласыз.
Шундый чараларны бергәләп, ярдәмләшеп эшләгәндә генә без ниндидер уңышларга ирешә алабыз, бергә булыйк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
21 октября 2025 - 15:54
БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ КҮРСӘТҮ БУЕНЧА РЕГИОНАЛЬ ЧЕМПИОНАТ
-
15 октября 2025 - 14:58
«АВАЗДАШ» ТЕАТР ФЕСТИВАЛЕНЕҢ АФИШАСЫ БИЛГЕЛЕ
-
13 октября 2025 - 11:17
ЯШЬЛӘРНЕ ТАРИХИ АГАРТУ ӨЛКӘСЕНДӘГЕ «ТАРИХ ТАВЫШЫ» БӨТЕНРОССИЯ ПРЕМИЯСЕНӘ ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ
-
8 октября 2025 - 13:10
ТҮБӘН КАМА ТАТАР ДӘҮЛӘТ ТЕАТРЫ ТУФАН МИҢНУЛЛИН ИСЕМЕНДӘГЕ ЗАМАНЧА ДРАМАТУРГИЯ БӨТЕНРОССИЯ ФЕСТИВАЛЬ-БӘЙГЕСЕ УЗДЫРА
Нет комментариев