Логотип Идель
Белми калма

«МИН ТАТАРЧА СӨЙЛӘШӘМ-2024»: ГАРИЗАЛАР КАБУЛ ИТҮ БАШЛАНДЫ!

«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр өчен шәп яңалык! 26 апрель көнне узачак музыкаль бәйгегә гаризалар кабул итү башланды.

 

Инде күп еллар дәвамында «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе һәм сәхнәсе ярдәмендә татар музыкасы дөньясына яңа башкаручылар килә, меңләгән тамашачыларның плей-листлары шәп җырлар белән байый. Нәкъ менә монда Gauga, Оммаж, Juna, Тараф кебек төркемнәр һәм башка сез һәм без яраткан музыкантлар үзләренең беренче адымнарын ясаганнар. Бу исемлектә сез да була аласыз!

 

Бәйгедә катнашыр өчен үзегез иҗат иткән җырны уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә һәм интернетта урнаштырырга кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җырның сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә (һәм хуплана!). Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар шулай ук бәйгедә катнашмый.

 

Игътибарлы булыгыз:

 

1. Видеоны интернетка йөкләгәннән соң, түбәндәге гаризаны тутыру мөһим.

 

2. Шуннан «Мин татарча сөйләшәм!»нең ВКонтакте сәхифәсендәге әлеге постны үз аккаунтыңа алып куярга кирәк булачак.

 

Гаризалар 7 апрель 21:00 гә кадәр кабул ителәчәк. Ә 8-15 апрель «Мин татарча сөйләшәм!»нең Вконтакте төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш биреләчәк. Бәйгедә җиңгән 2 катнашучы 26 апрель көнне төп сәхнәдә чыгыш ясаячак. Беренче урынны тамашачылар сайласа, икенче урынны оештыручылар.

 

Җиңүчеләр өчен тагы бер бүләк бар әле! Алар үз чыгышларын Gauga һәм qaynar төркемнәре ярдәме белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Бер атна дәвамында аранжировканы эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга кирәк булачак.

Катнашырга ашыгыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев