Логотип Идель
Белми калма

МИЛЛИ АШ-СУ ОСТАСЫ БУЛАСЫҢ КИЛСӘ, ВУЗДА УКЫ!

2020 елда Казан инновацион университеты базасында Милли кулинария кафедрасы ачылачак. Ул вузның Сервис, туризм һәм җәмәгать туклануы технологиясе факультетында төпләнәчәк.

Әлеге кафедраны булдырыр өчен махсус кухня булдырачаклар. Аны СанПиН һәм дөнья стандартларыны туры китереп эшләячәкләр. Биредә ризык әзерләү, кайнар ризыклар цехлары, моңа өстәп, кулинария һәм кондитер цехлары да булачак.

Кафедра “Татар ашлары йорты”ның беренче шеф-повары, танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов исемен йөртәчәк. Аны биология фәннәре докторы, профессор Елена Матвеева җитәкләячәк. Ә практик эшләрне Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе рәисе Зөфәр Гаязов алып барачак.

Мондый кафедра ачу тәкъдимен 2019 ел ахырында Зөфәр Гаязов Татарстан Президентына җиткергән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев