Логотип Идель
Белми калма

Миңгәр Сабан туе быел түләүле?!

Күп кенә мәгълүмат чараларында Миңгәр Сабан туена керү быел түләүле булачак, дигән хәбәрне кире кактылар. Бәйрәмне уздыручы спонсорларның берсе - «Татспиртпром» АҖ генераль директоры Ирек Миңнәхмәтов мәйданга керү бушлай, тик машина калдыру гына түләүле булачак, диде.

«Миңгәр Сабан туе һәрвакыт бушка булды һәм шулай булып калачак та. Бары тик машина йөртүчеләрдән генә 100 сум акча алачаклар. Бу махсус җиһазландырылган, саклана торган тукталышта машина калдыру өчен алына», - диде Ирек Миңнәхмәтов.

Иң купшы һәм иң мавыктыргыч Сабантуй ел да Миңгәрдә уза. Монда быел да оештыручылар 7 концерт мәйданы, күптөрле күңел ачу нокталары эшләр, дип вәгъдә итәләр. Кунакларны милли уеннар, спорт ярышлары, багги һәм квадроциклларда узышлар, Мәскәү ди-джейлары һәм Германиядән килгән "Чынгызхан" төркеме, үзебезнең җырчы Динә Гарипова чыгышлары, лазер-пиротехника шоуы көтә. Сабантуйның иң көтеп алган өлеше - көрәш буенча дөнья Чемпионаты! Спортчыларны сәламләргә данлыклы чемпионнар Александр Карелин һәм Морат Карданов килүе көтелә. Моннан тыш, традицион булмаган ат чабышлары була. Анда катнашучылар арбага җигелгән эш атларында узыша. 

Халкыбыз традицияләрен, татар мәдәниятен һәм экстремаль шоуны берләштергән әлеге зур бәйрәм 23 июнь көнне 16.00дә башлана!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев